Батырларың белән көчле син, Арча!

2017 елның 3 марты, җомга

Батырларың белән көчле син, Арча!

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенә Казан журналистлары белән барган идек. Сикертәнгә борылган юл буенда чәчкечләр таккан “Дизель” тракторы баганалар арасында боргаланып йөри. Юлдашлар: “Дөрес кешеме бу?” – дип шикләнеп тә калды.

– Безнең атаклы тракторчыбыз Зәкәрия Динмөхәммәтов шул була инде, – диде озатып йөрүче баш агроном. – Багана төпләрен чи калдырмыйча чәчә Зәкәрия абыебыз.

Күпме йөреп минем дә күргән юк иде мондый хәлне. Гаять тыйнак, сүзен сагындырып кына сөйли торган бу фидакарь хезмәт кешесе 1965 елдан бирле басуларда әнә шулай гаҗәпләндерерлек һәм сокланырлык итеп эшли.

– Без Зәкәрия белән һәр елны икәүләп ул чәчкән басуларда шытымнар ничек тишелде икән дип карап чыгабыз, – ди аның хатыны, үзе дә 40 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Наилә ханым. – Матур, тигез шытымнарны күргәннән соңгы кичерешләрне сөйләп–аңлатып бетерү мөмкин түгел!

– Геройлар сугышта гына түгел, тыныч хезмәттә дә бар алар, менә шуларның берсе безнең каршыда, – диде район башлыгы Илшат Нуриев 28 февральдә район Мәдәният йортында үткән бәйрәмдә Зәкәрия Динмөхәммәтовка “Арча районының Шәрәфле гражданины” дигән исем бирелү турында таныклык тапшырып. – Фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә!

Мондый олы бүләккә лаек булган кеше турында тагын берничә юл гына языйм инде. Зәкәрия Динмөхәммәтовка хуҗалык җитәкчесе яңа трактор бирергә тели. “Мин “Дизель” булса гына утырам”, – ди ул. Андыен да табалар. Хәзер аның ике тракторы бар, башта авыр эш ярамый дип, яңасын тырмалау кебек җиңел эшкә генә алып чыга. Менә шундый кеше ул, Зәкәрия Динмөхәммәтов!

 “Алдынгыларга Арча дан җырлый” дип аталган бу бәйрәм гади хезмәт кешесен олылау, хөрмәтләү рухы белән сугарылган иде. Залда да бит әнә заманында район данын югары тоткан, аның дәрәҗәсен саклап бүгенге буыннарга тапшырган мөхтәрәм ветераннарыбыз да утыра. Аларның һәрберсе алдында баш иярлек: “Заветы Ильича” колхозында 45 ел тракторчы булып эшләгән Сәүбән Хәмидуллин, “Октябрь” колхозында 40 ел сыер сауган Гөлзия Төхвәтуллина, “Северный” совхозында 41 ел шофер булып эшләгән Хәйдәр Йосыпов, 40 еллык эш стажы булган укытучы Наилә Динмөхәммәтова һ.б.

Сәхнәгә Курса–Почмак авылында яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе чыга. Алар барысы 7 кеше, Зәкәрия Шәрәфетдинов колхозда 45 ел хезмәт куйган. Тормыш иптәше Гөлнур белән балаларында авылга мәхәббәт тәрбияли алганнар. Гөлнур гомере буе сыер сава, олы кызы Гөлфия дә әнисе юлыннан китә, Миләүшә баш хисапчы ярдәмчесе. Ринат озак еллардан бирле тракторда эшли, Римма икътисадчы, кияүләре Фердинат та шушы хуҗалыкта эшли. Онык Гүзәл югары уку йортын тәмамлаганнан соң икътисадчы булып авылга кайта. Әлеге гаҗәеп гаиләне район башлыгы тәб- рикли, туган җиргә тугрылык- лы булганнары өчен рәхмәт әйтеп бүләк тапшыра.

Сәхнәгә бер–бер артлы комбайнчылар, тракторчылар, сыер савучылар, ферма мөдирләре, шоферлар, терлек симертүчеләр, авылда эшләүче иң яшь хезмәткәрләр, белгечләр, эшмәкәрләр, эшкәртү предприятиеләре, төзелеш оешмалары хезмәткәрләре, мәгариф, спорт, сәүдә, сәламәтлек, социаль өлкәләрдә, хокук саклау органнарында эшләүчеләр күтәрелә. Алар барысы да район җитәкчеләре кулыннан Мактау грамоталары, акчалата премияләр алды.

Бүләкләүләр җыр, биюләр белән чиратлашып бара. Бәйрәм үзе дә бер матур җыр кебек. Алып баручы: “Хәзер Яңасала авылыннан хезмәт ветераннары Оркыя Мөхәммәтҗанова белән Николай Бламыков “Көтүче һәм сыер савучы” җырын башкара”, – дип игълан иткәч, зал гөжләп алды. Бу җыр да сагындырган, бигрәк тә өлкән буын кешеләрен. Балалар башкарган “Мин шофер” җыры да күңелләргә хуш килде.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, күрше районнар башлыклары һәм башка кунаклар катнашты.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International