Татар теле укытучылары фикер алыша

2017 елның 4 марты, шимбә

2 нче мартта ГБМБУ «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган   В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем  мәктәбе»ндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшлекле очрашуы булып узды. «Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләбе буенча татар телен нәтиҗәле өйрәтүдә  аралашу мохите  тудыру » дигән тема буенча үткән семинарда актуаль темага - сөйләм телен үстерүгә басым ясалды.
Семинар рус  мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына программа буенча  ачык дәресләр белән дәвам итте. 9 нчы сыйныфның рус төркемендә Л.Ф.Ибраһимова «Сагындым, күрәсем килде» (Нур Әхмәдиевнең  «Ана» хикәясе буенча), 4 нче сыйныфта татар төркемендә  Ә.М. Җәләева  «Яхшылык эшләргә ашыгыйк» дигән ФДББСлары таләпләренә туры китерелгән дәресләр үткәрделәр. 
Философ Френсис Бэконның шундый фикере бар:  «Фәннән файдалана белү – ул фәннең үзеннән дә әһәмиятлерәк белем ». Шуны күздә тотып, Ф.Т.Хәйретдинова,  К.Н.Закирова, Г.Н. Сафиуллина   үткәргән осталык дәресләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары ,үзләре дә  парта арасына утырып, бик актив эшлекле дәрестә катнаштылар. Дәресләр, заман таләпләренә туры китерелеп, яңа технологияләр белән үткәрелде, ФДББС кысаларында татар  телен өйрәнүнең матур үрнәге булды. 
Семинар «Кояшлы ил –безнең ил» дигән әдәби кичә белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International