Татарча көрәш буенча "Татарстан яшьләре" газетасы призына Татарстан беренчелеге уздырылды

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

3-4 март көннәрендә Мамадыш районында 1999-2000 елда туган егетләр арасында татарча көрәш буенча "Татарстан яшьләре" газетасы призына Татарстан беренчелеге уздырылды. Ярышларда республика район шәһәрләреннән 44 команда көрәшчеләре бил алышты. Бу ярышларда “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Зарипов Фанис җитәкчелегендә Арча районыннан да җыелма команда катнашты. Көрәшчеләр 9 үлчәү авырлыгында бил алышты. Менә алар - Арча данын яклаучылар:

55 кг – Курбангалиев Инсаф (АПК)

Файзрахманов Нафкать (АПК)

65 кг – Гибадуллин Ильвир (АПК)

70 кг – Сагдеев Фирдус (АПК)

Кутдусов Раиль (Апаз мәктәбе)

75 кг – Сулейманов Данир (Арча, Казан кооператив колледжы)

80 кг – Хадиев Айзат (Шурабаш авылы, Казан политехник колледжы)

85 кг – Хафизов Искандер (Байкал авылы, Казан политехник колледжы)

90 кг – Габидуллин Нәсим (АПК)

 

Көрәш бик кискен барды, көрәшчеләр арасында көндәшлек шактый көчле. Шулай да Арча егетләре арасында финалга кадәр барып җитүчеләр дә булды. 55 кг га кадәр үлчәү категориясендә Курбангалиев Инсаф һәм 80 кг га кадәр үлчәү категориясендә Хадиев Айзат пьедесталның өченче баскычына күтәрелсәләр, 90 кг га кадәрге үлчәү категориясендә Габидуллин Нәсим чемпион титулын яулады. Арча районы командасы 3 нче урынга лаек булды һәм 3 нче дәрәҗәдәге диплом, кубок белән бүләкләнде.

Габидуллин Нәсим март уртасында Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә узачак Россия беренчелендә Татарстан данын яклау хокукын яулады. Бу ярышларда да Нәсимгә җиңүләр теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International