Язның беренче бәйрәме белән!
Арчаның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре үзләре идә карауда торучы хатын – кызларны язның күркәм бәйрәме – 8 Март белән котладылар.
Социаль хезмәткәрләр апа- әбиләргә җылы котлау сүзләре язып, иске стильдә ясалган открыткалар буләк иттеләр. Ретро открыткалар олы яшьтәге ханымнарның күңелләренә аеруча хуш килде. Алар туганнар, дуслар белән күпләп открыткалар язышкан яшьлек елларын искә төшерделәр.
Күрсәткән игътибарлары һәм җылы сүзләре өчен хөрмәтле караучыларыбыз үзләренең социаль хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.