Без хатын – кыз булуыбыз белән көчле.
Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан “Без хатын – кыз булуыбыз белән көчле” дигән мәрхәмәтле акция үткәрделәр.
Социаль хезмәткәрләр шәхси йортларда яшәүче үзләре караган өлкән хатын – кызларыбызның ишек алларын кардан арындырып, канаулар казыдылар. Күп катлы йортларда яшәүче хатын – кызларыбыз да читтә калмады. Алар өчен хезмәткәрләребез квартираларда түләүсез җыештыру эшләре башкардылар.