Малайларның җитезләре футбол уйный

2017 елның 10 марты, җомга

Малайларның җитезләре футбол уйный

Арча спорт комлексында 2005–2006 елгылар арасында мини–футбол ярышы үткәрелде. 7 команда ярышты. Теләче, Саба районнарыннан да килгән иделәр. Ярышта Арчаның 7нче мәктәбе, Яңа Кенәр, Теләче, Саба, “Арча” спорт комплексыннан “Торнадо”, “2007”, “Арча” командалары катнашты.

“Торнадо” командасыннан Азат Әхмәтҗанов иң яхшы һөҗүмче дип билгеләнде. Арчаның 7нче мәктәбеннән Геннадий Гарипов – иң яхшы саклаучы, “2007” командасыннан Данир Мостафин – иң яхшы капкачы буларак бүләкләп үтелде.

Ярышта “Торнадо” командасына тиңнәр булмады. 2нче урында – Теләче командасы, 3нче урында – Арчаның 7нче мәктәбе командасы, 4нче нәтиҗә – сабаларда.

Арча спорт комплексында футболчыларны әзерләүче тренер Ренат Насыйбуллин:

– Бик нык шөгыльләнәбез, – дип сөйләде. – Башта тәнне 45 минут язабыз, аннан 45 минут физик күнегүләр ясыйбыз, 45 минут уйныйбыз, 45 минут тренажер залында шөгыльләнәбез. Атнага бер генә көн ял итәбез. Республикада да, районда да җиңүләрне яулап торабыз. Малайлар мини–футболны бик яратып уйныйлар. Балаларның спортта характерлары да ныгый, тәртипкә дә өйрәнәләр. Секциягә йөрүчеләр дә күп. Мин малайларны футболга сәләте бармы-юкмы – хәзер күреп алам.

Футболчыларга уңышлар телибез.

Румия

Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International