Арчаның яшь каратистлары Мәскәүне “алды”
Арча Укучылар сараенда икенче ел инде традицион каратэ буенча секция эшли.
Тренер Геворг Саргасян Казаннан кайтып балаларны каратэ серләренә төшендерә. Атнага ике тапкыр 3–4әр сәгать шөгыльләнәләр. Нәтиҗәләре дә күренә.
Шушы көннәрдә Одинцово шәһәрендә Россиянең традицион каратэ берләшкән федерациясе чемпионаты һәм тугызынчы беренчелеге булган. Анда Россия Федерациясенең 11 төбәгеннән 300 кеше катнашкан. Татарстан җыелма командасы составы төрле категорияле 12 кешене берләштергән. Иң сөенечлесе шунда, команда составында безнең районнан да дүрт яшь каратист бар. Бишенче гимназия филиалы булган Урта Бирәзә мәктәбеннән 3Г сыйныфы укучысы Искәндәр Нотфуллин, беренче мәктәптән 6Б сыйныфы укучысы Әсхәт Гәрәев призлы өченче урыннарны яулаганнар. Беренче мәктәптән 2В сыйныфы укучысы Рамил Корбангалиев үз яшьтәшләре арасында икенче урынны алган. Унынчы балалар бакчасыннан алты яшьлек Камил Сираҗиев та уңышлы чыгыш ясаган. Алар хәтта Россия Кубогына чакыру да алып кайткан.
– Балалар да, без – ата–аналар да тренерга бик рәхмәтле, – ди Искәндәрнең әнисе Миләүшә Нотфуллина. – Балалар бик күп йөри. Авыр, әмма бик теләп һәм яратып шөгыльләнәләр. Җәен бер ай Берсутта булдылар. Шунда ял да иттеләр, каратэ буенча тренировкалары да булды. Ә бу юлы Мәскәүне күреп кайттылар.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА