Районга ФАС кайтты
Районга ФАС (Федераль монополиягә каршы хезмәт) идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина кайтты. Гүзәл Шәүкәтовна халыкны кабул итте һәм Арчаның 1нче мәктәбендә укучылар белән очрашты. Иң беренче эш итеп без Гүзәл Шәфигуллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Гүзәл Шәүкәтовна, районга нинди максат белән килдегез? Әллә районнан берәр төрле җитди шикаять бармы?
– Без Арча районына халыкны борчыган проблемаларны өйрәнергә һәм ФАС идарәсенең ни белән шөгыльләнгәнен аңлатырга кайттык. Ел да без шулай республика районнарына чыгабыз.
– Ә сезгә теләсә кайсы сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинме соң? Мәсәлән, ришвәт алу һ.б.
– Билгеле, кеше безгә теләсә кайсы сорау белән мөрәҗәгать итә ала. Әмма без ФАС идарәсе вәкаләтенә кергән мәсьәләләрне карыйбыз. Шулай да бер генә кешенең дә соравын җавапсыз калдырмыйбыз. Әгәр дә сорау безнең вәкаләткә керми икән, мөрәҗәгатьне тиешле органнарга җибәрәбез яки мөрәҗәгать итүчегә кая барырга кирәклеген аңлатабыз.
– Сез нинди сорауларны кабул итәсез?
– Җир, мөлкәт, сатып алулар, аукционнар, реклама, кыскасы, без законнар, тигезлек һәм дөреслек сагында торабыз.
– Татарстанда халык белән мондый очрашулар күптән оештырыламы, нәтиҗәсе бармы?
– Районнарга чыгып, урыннардагы хәлне өйрәнә башлаганга 7 ел булды. Нәтиҗәсе бар: очрашу вакытында халыктан меңнәрчә мөрәҗәгать кабул итәбез. Безнең ведомство вәкилләре белән очрашырга һәркем Казанга килеп йөри алмаска мөмкин. Районнарга үзебез килү кеше өчен уңайлы.
– Арча районыннан сезгә гадәттә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Арча районыннан мөрәҗәгатьләр күп дип, әйтмәс идем мин. Кая гына барсаң да, халык законнарны, үзенең хокукларын белеп бетермәве ачыклана. Гадәттә контракт системасы турындагы законны үтәмәү өлкәсендә сораулар еш туа. Һәм шулай ук монополиягә каршы законнарны аңлап җиткермәү очраклары бар. Шуңа күрә күпләр безгә законнарны аңлатуны һәм нинди очракта аларны дөрес итеп кулланырга кирәклекне сорап килә. Электрон почта аша да мөрәҗәгать итәләр. Сорауларның төрлесе бар. Кабатлап әйтәм, бер генә сорауны да ачык калдырмыйбыз.
Алдан бирелгән белдерү буенча Арчада ФАС идарәсе хезмәткәре белән очрашыр-га килүчеләрнең һәркайсы үзен кызыксындырган сорауны бирде. Авылларда азык–төлек сатып йөрүче “ГАЗель”ләрнең нинди кагыйдәләр нигезендә эшләве, урамнарга куела торган реклама конструкцияләрен урнаштыру тәртибе, сатып алынган товарны кире кайтару кагыйдәләре һ.б. мәсьәләләр турындагы сораулар иде алар.
ФАС идарәсе хезмәткәре Арчаның 1нче мәктәбендә ачык дәрес үткәрде. Гүзәл Шәүкәтовна укучыларга ФАС идарәсенең бурычларын аңлатты, монополиягә каршы көрәшүче әлеге органның 25 ел инде халыкка хезмәт итүе хакында сөйләде. Балаларга кызыклы мультипликацион ролик күрсәтелде. ФАС идарәсен мәктәп эскәмиясеннән белеп үссәң, начарга булмас.
Румия САТТАРОВА