Килешенеп эшләнергә тиеш
Әңгәмәдәшебез – район электр челтәре җитәкчесе Нияз Нурмөхәммәтов.
– Нияз Фәритович, электр исәпләгечләрен өй эченнән урамга чыгару буенча халыкта сораулар гел туып тора. Районда шәхси хуҗа- лыклардагы электр исәпләгечләрен урам якка чыгару буенча махсус кампания барамы?
– Әлегә районда андый кампания юк. Әмма яңа йортларга электр исәпләгечләрен урамга урнаштырабыз.
– Бу эшнең электр исәпләгечләрендәге күрсәткечләрне электр оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан каршылыкларсыз карау өчен башкарылганын беләбез. Шул ук вакытта акча эшләргә омтылучы электрчыларның да, форсаттан файдаланып, тик ятмаганы мәгълүм.
– Бар андый очраклар. Менә әле яңа гына “Сетевая Компания” акционерлык җәмгыяте филиалы Идел буе электр челтәрләре адресына мөрәҗәгать–шикаять керде. Кемнәрдер, үзләрен “Сетевая Компания” акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре дип атап, физик затлардан өйләрендәге электр исәпләгечләрен билгеле бер бәягә гариза нигезендә урамга чыгару эшен башкарганнар. Бу эшкә алар, хөкүмәт карарларына һәм законга сылтап, йорт хуҗаларын мәҗбүри рәвештә күндергәннәр.
– Бу юнәлештә сезнең оешма берәр төрле эш алып барамы?
– Бүген “Сетевая Компания” җәмгыяте хезмәткәрләре электр исәпләгечләрен урамга чыгару буенча махсус эш алып бармый.
– Электр исәпләгечләрен йорттан урамга чыгаруны электр белән тәэмин итүче оешмада эшләмәгән электрчылар да башкара аламы?
– Бу эшне теләсә кайсы белгеч (электр белән бәйле белеме булырга тиеш!) башкара ала. Әмма электр исәпләгечләрен алмаштыру, аларны урамга чыгару “Сетевая Компания” җәмгыяте белән килешенеп башкарылырга тиеш.
– Моның өчен нишләргә?
– Электр белән тәэмин итүче оешманың электр исәпләгечендәге пломбасын алу һәм урнаштыру буенча гариза язарга һәм бу эшне нинди максаттан эшләнгәнен хәбәр итәргә кирәк.
– Әгәр дә мондый гариза язылмаса?
– Гариза булмаган очракта электр исәп- ләгечләрен алмаштыру һәм урамга чыгару эшләре үзбаш эшләнгән дип табыла һәм бу кагыйдәләрне бозуга керә. Тагын бер кабатлап әйтәм, электр исәпләгечләре белән бәйле барлык эшләр дә, шул исәптән әлеге приборларны алмаштыру, урамга чыгару, “Сетевая Компания” җәмгыяте белән килешенеп эшләнергә тиеш. Электр белән тәэмин итүче оешма пломбасын алу һәм урнаштыру бары тик гариза нигезендә генә эшләнә. Сораулар булса, 3–26–00 телефонына шалтыратырга мөмкин.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия Надршина