Чәчәкләр – автоледиларга

2017 елның 10 марты, җомга

Чәчәкләр – автоледиларга

ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин Арчада әле күптән түгел. Арча станциясендә туып-үскән егет булса да, аңа Казанда Яңа Савиново районында эшләргә туры килгән.

Хәзер Казанда алган эш тәҗрибәләрен Арчада да кулланырга булган. Шуларның берсе һәм иң күңеллесе — 8 мартта руль артындагы гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлау. Арчалар өчен бу яңалык булды.

Ришат Хуҗин белән башта Арча станциясенә төштек. Беренче булып туктаткан машина руле артында Гөлгенә Федорова утыра иде.

— Биш ел инде машина йөртәм. Балаларны бакчага, мәктәпкә, түгәрәкләргә йөртәсе булгач, укырга туры килде, — диде Гөлгенә.

Юлда туктатып чәчәк бирү аның өчен көтелмәгән хәл булды. Ә менә машина белән 10 еллык идарә итү стажы булган Альмира Бәйрәмова бик үк аптырамады.

— Казанда котлаганнары бар иде. Арчада Ришат эшли башлаганны белгәч, шулай булыр дип уйлаган идем, — диде ул.

Чулпан Галимҗанова исә курка калды.

— Авылга дәү әнине бәйрәм белән котларга кайтып баруыбыз иде. Иртәдән шундый сюрприз ясавыгыз өчен рәхмәт, — диде ул.

Икенче тукталыш Арча үзәгендә, светофор янында булды. Беренче булып туктаткан машина руле артындагы Алинә Вафина каушап ук калды. “Курыктым”, — диде ул елмаеп. Ә туктатуның сәбәбен белгәч, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе каршына чәчәк бәйләме тотып килеп баскач, йөзе бөтенләй яктырып китте.

— Нәрсәгә туктаталар икән инде, кагыйдә бозмадым бит. Әллә җәяүлене уздырмадым микән, дип уйлап куйдым, — диде Иске Чүриледән Рузалия Хөсәенова.

Ә гер күтәрү остасы, гер күтәрү буенча дөнья чемпионы Лилия Хисмәтованы алай гына куркытып булмый. “Курыкмыйм мин, чөнки кагыйдә дә бозмыйм”, — диде ул елмаеп һәм чәчәкләр өчен рәхмәтен белдерде.

— Алты елга беренче тапкыр туктаттылар. Кагыйдә дә бозмадым, тәрәзә ватык иде, шуның өчен микән, дип уйладым. Арчада автоледиларны котлаулары турында радиодан ишетергә өлгергән идем. Үземне дә котларлар дип башыма да килмәде, — диде Өчиледән Айгөл Бариева.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International