Район башлыгы көрәшчеләр белән очрашты

2017 елның 10 марты, җомга

Район башлыгы көрәшчеләр белән очрашты

Район башлыгы Илшат Нуриев көрәш тренерлары һәм көрәшчеләр белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында көрәшне үстерү, борчыган мәсьәләләр һәм районны республикада алга чыгару турында сөйләштеләр. Сөйләшү барышында Илшат Нуриев: “Эшли генә башлаган вакыт иде, Рөстәм Миңнеханов, кайда синең көрәшчеләрең, дип сорады”, – диде.

Милли көрәшне үстерү республика күләмендәге әһәмиятле мәсьәлә. Һәр халыкның үзенең милли спорт төре булган кебек, татар улларын көрәш бизи. Район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев районда көрәшнең бүген үсеш чоры кичерүе, “Арча” спорт комплексында шөгыльләнү өчен яңа шартлар тудырылуы хакында сөйләде, көрәшкә игътибар биргәне өчен район башлыгына рәхмәт әйтте. Ветеран көрәшче, район көрәш федерациясе рәисе Шәйдулла Сәлахов:

– Үзебездән тора, егетләр, – диде. – Бер тәҗрибәле көрәшчедән, нәрсә җитми дип сорагач, көч, дип җавап бирде. Шартлар бар, элек без кул юарга су булмаган бинада да шөгыльләндек, көч булсын өчен көрәшергә, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Көрәштән соң тәмәке тартып, аракы эчеп йөрсәң – булмый. Менә Рөстәм Гап-делбәров көрәшә башлаганда 22 генә кило иде (89–90нчы еллар), әле һаман да көрәшә...

Көрәшчеләр ярышларны ешрак оештырырга кирәклеге турында әйттеләр. Элек кышкы сабантуйлар көрәшсез үтми иде, дип искә төшерделәр. Ярышларда катнашу ул спортчыны кеше алдында чыгыш ясау өчен психологик яктан да ныгыта, дигән фикерләр дә ишетелде.

Кайбер көрәшчеләр җитәкчеләренең эштән җибәрмәүләре хакында әйтте. Андый оешма, предприятиеләргә рөхсәт сорап язылган рәсми хатлар җибәрергә кирәклеге турында сөйләшенде.

– Көрәшчеләр эшләгән оешма, предприятие хуҗаларын көрәш бәйрәмнәренә кунакка чакырырга кирәк, – диде Шәйдулла Сәлахов. – Җитәкче коллективта нинди көрәшчеләр эшләгәнен күрсен, көрәшнең әһәмиятен аңласын. Җылы очрашу–күрешүләр булачак алар!

Очрашуда Арча педагогика көллиятенең физкультура укытучыларын әзерләү бүлеген быел тәмамлаячак көрәшче егетләр дә бар иде. Тренерлар Фәнис Зарипов һәм Илшат Идиятов: “Көрәшче егетләрне читкә җибәрмәскә, аларны районда эш белән тәэмин итәргә иде”, – диделәр. Район башлыгы Илшат Нуриев бу мәсьәлә уңай хәл ителәчәк, дип ышандырды.

Соңыннан Илшат Нуриев уңышка ирешкән тренерларга, көрәшчеләргә рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп, акчалата бүләкләр тапшырды.

Истәлеккә фотога төшкәннән соң, Арча педагогика көллиятендә укучы көрәшче егетләр, М. Җәлил исемендәге ярышта үз үлчәвендә (65 кг) 1нче урынны алган Рамил Хәкимҗанов, республика ярышларында (70 кг) 2нче, 3нче урыннарга ия булган Илшат Фазылҗановтан:

– Сезнең, чыннан да, Арча районында эшкә каласыгыз киләме? – дип сорадым.

– Әйе, – дип җавап бирде алар. Егетләр, аларга Иске Иябаштан көрәшче Салават Әхмәтгалиев та кушылды, шөгыльләнү өчен шартларның әйбәт булуы, ярышларны ешрак оештырырга кирәклеге турында әйттеләр.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе, көрәшче Зөлфәт Дәүләтбаев:

– Заманында районда 22 тренер эшләде. Моннан 3 ел элек 3 кенә тренерга калдык. Бүген 20 мәктәптә 12 тренер эшли. Үсеш бар! – диде.

Очрашуда районда көрәш ярышларын еш оештырырга, тоткарлыклар, каршылыклар булса, аларны уңай хәл итәргә, дигән карарга килделәр. Район башлыгы Илшат Нуриев кирәк вакытта ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Очрашу тәмам. Шул ук көнне көрәшчеләр Мамадыш районына “Татарстан яшьләре” газетасы призына Татарстан беренчелегенә оештырылган ярышка киттеләр. Һәм күңелле хәбәрләр озак көттермәде. Арчаның тренер Фәнис Зарипов җитәкчелегендәге җыелма командасы өченче урынны алып кайтты. Арча педагогика көллиятендә укучы Иске Мас-ра егете Нәсим Габидуллин 90 килограммга кадәрле үлчәүдә чемпион титулына лаек булды. Арча педагогика көллияте студентлары Инсаф Корбангалиев (55 кг) һәм Айзат Һадиев (80 кг) үз үлчәүләрендә 3нче урынны алдылар. Котлыйбыз егетләрне!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International