Нинди орлык чәчәсең?

2017 елның 10 марты, җомга

Нинди орлык чәчәсең?

Белгечләр быелгы кышны бик әйбәт килде, дип бәяли.

– Хәзерге вакытта басуларда уртача 50 сантиметрга кадәр кар ята, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлегенең баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Моны суга әйләндерсәк, җир өстендә 13,5 сантиметр калынлыкта су катламы бар дигән сүз.

Безне, беренче чиратта, уҗымнарның ничек кыш- лавы кызыксындыра.

– Узган көз 25 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән иде, – ди белгеч. – Кыш буе аларның торышын тикшереп тордык. “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Курса МТСы” ширкәтләренең арыш, бодай культуралары 100 процент исән хәлдә. Башка хуҗалыкларда да уҗымнар әлегә әйбәт кышлый.

Әлегә дип әйтү юкка түгел. Чөнки күп нәрсә язның ничек килүенә бәйле. Белгечләр кар катламының калынлыгын гына түгел, аның нинди хәлдә булуын да тикшереп тора. Мәсәлән, уҗым басуларында җир өстеннән 3–5 сантиметр биеклектә 1 сантиметр калынлыкта боз элпәсе бар. Бу 22–24 ноябрь көннәрендә кар өстендә яуган яңгырдан хасил булган. Әгәр дә җирдә туң бетеп, бу боз катламы үсемлек өстендә кала икән, кислород җитмәү сәбәпле, алар тончы- гырга мөмкин. Яз матур килеп, әлеге катлам зыян салмый гына юкка чыгар, дип өметләник.

Уңышның ничек булуы күп факторларга бәйле. Игенче үзе булдыра алганнарның барын да эшләү өчен тырышырга тиеш.

– Иң беренче төп максат – тиешле куелыктагы, бердәм, сәламәт шытымнар алуга ирешү, – ди Ә.Хәкимҗанов. – Моңа бары тик сыйфатлы, көчле, авыруларга бирешми торган орлык- лар чәчеп кенә ирешеп була.

Район хуҗалыкларында булган 12723 тонна язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча бүлегендә тикшерелгән, фитоэкспертиза нәтиҗәләре агрономнарга җиткерелеп, киңәшләр бирелгән.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быелгы орлыкларда тамыр черүен китереп чыгара торган фузариоз дигән гөмбә авыруы белән зарарлану бик аз, күп партиядә юк та. Ә менә гельментоспориоз авыруы белән зарарлану 3–8 процент тәшкил итә. Бодай, арпа, солы культураларында альтерпариоз, күгәрек авырулары белән көчле зарарлану күренә.

– Орлыкларның зарарлануы 30 проценттан артмаса, биофунгицидлар белән эшкәртү дә уңай нәтиҗә бирә, – ди тәҗрибәле белгеч. – Ә инде зарарлану көчле икән, бу очракта химик препаратлар куллану тәкъдим ителә.

Орлыкларны агулаганда аларга үсү стимуляторлары һәм микробиологик ашламалар да кушканда орлыкларның тишелеп чыгу көче арта, тамыр системасы ныгый, үсемлек 2–3 көнгә иртәрәк тишелеп чыга.

Бүгенге көндә орлыкларны агулау машиналарының әзер булуын без Тукай һәм “Игенче” хуҗалыкларында карап кайттык. Әлеге хуҗалыкларда бу мәсьәләгә ел саен зур игътибар бирелә, тәҗрибәле кешеләр эшли. Агулау машиналарының торышы һәр хуҗалыкта тикшереп чыгылачак.

 Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International