Авылым күрке – яшь гаилә

2017 елның 10 марты, җомга

Авылым күрке – яшь гаилә

Район Мәдәният йортында булып үткән “Авылым күрке – яшь гаилә” йомгаклау бәйгесендә “Гашыйклар күп җирдә, тик барыбер, булмас кебек безнең кебекләр...” дигән сүзләр яңгырады.

Уйлый калсаң, һәр пар үзенчә, һәр гаилә кабатланмас. Алар бер-берсенә охшамаган, әмма аның бала-чагалы, әти- әниле, туган-тумачалы зур бер дәүләт булуы белән охшашлыгы бар. Таныш булыйк: бәйгедә 1нче, 2нче, 3нче урыннарны алган Кышкардан Илмира–Илнар Зариповлар, Мәмсәдән Ләйлә–Наил Гыймадетдиновлар, Югары Атыдан Зөһрә–Алмаз Габдрахмановлар, бәйгедә тамашачы күңелен яулаган парлар Арча станциясеннән спортчы гаилә Лилия–Булат Гәрәевлар, Төрнәледән Раушания–Мөдәрис Закировлар, Казанбаштан Ләйсән–Дилүс Исмәгыйлевлар, Түбән Орыдан Рания–Зөлфәт Сибагатуллиннар, Хәсәншәехтан Гөлназ–Рүзәл Сәмигуллиннар.

Бәйгене район башлыгы Илшат Нуриев та карады.

Бәйрәмне Түбән Орыдан яшь парлар Рания–Зөлфәт Сибагатуллиннар алып барды. Зөлфәт “Татарстан” телерадио- компаниясендә 2 ел эшләгәннән соң әти- әнисенең гозере белән авылга кайта. Мәдәниятта эшли башлаганчы ук Түбән Орыны җанландырып җибәрә.

Хәсәншәехтан Гөлназ белән Рүзәл Сәмигуллиннарның әниләре, ике кодагый Гөлшат белән Резедәнең парлап җырлавын тамашачы яратып тыңлады. Үзара тату, дус яшәүгә ни җитә! Гөлназ бала белән өйдә утыра. Рүзәл – төзелештә. Нәни кызлары Камилә (1 яшь тә 8 ай) сәхнәне бигрәк яратты.

Спортчылар Лилия–Булат Гәрәевлар турында кунакчыл, аралашучан, тату гаилә, диләр. Алар (үзләре, ике бала, әниләре Руфина) сәхнәгә спорт рухы алып чыкты.

Төрнәледән Раушания–Мөдәрис Закировлар хакында район Мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов (үзе шул яктан) “Сәнгатькә гашыйк гаилә”, – дип сөйләде.

Казанбаш авылыннан Исмәгыйлевлар бер йортта 15 кеше яши. Сара әби белән Шәйхи бабай заманында 10 бала тәрбияләп үстергән. Бу гаиләгә Казанбаш кызы Кәүсәрия килен булып төшә. Кәүсәрия белән Рөстәм үзләре дә 10 бала тәрбияләп үстерә. Сәхнәдә уллары Дилүс белән киленнәре Ләйсән иде.

– Алардагы гадилек җанга рәхәтлек биреп тора, үзләре, балалар белән чыр-чу килеп, бер аралашып алганнан соң, вәт, чын гаилә нәкъ менә шундый зур, бердәм, көчле булырга тиеш, дигән фикергә киләсең, – дип сөйләде кичәне алып баручылар.

Тамашачы республиканың “Ел хатын-кызы–2017” зона бәйгесенең “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә 1нче урынны алган хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиева, шушы ук бәйгедә матур чыгыш ясаган Факия Шәрәфетдинова, республиканың “Нечкәбил” конкурсында аерым номинациядә җиңү яулаган Зилә Мортазина чыгышларын да күрү бәхетенә иреште.

Бәйгедә 1нче, 2нче, 3нче урыннарны алган Кышкардан Илмира–Илнар Зариповлар, Мәмсәдән Ләйлә–Наил Гыймадетдиновлар, Югары Атыдан Зөһрә–Алмаз Габдрахмановлар да сәхнәгә күп булып чыктылар. Тамашачы аларга “Сөбханалла!” дия-дия карап утырды. Гаиләнең көче менә шушында инде! Әти-әнидә, әби-бабайда, килен-малайда, кода-кодагыйда, апа-абыйда, хәтта күршедә! Бәйге уйланырлык иде... Шундый зур тамашаны оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт.

Соңыннан сәхнәгә район башлыгы Илшат Нуриев күтәрелде. Ул хатын–кызларны 8 Март белән котлады һәм бәйгене ошатуын белдереп, чыгыш ясаган яшь гаиләләргә рәхмәт әйтте, уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International