Сулыклардан сакланыгыз

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Сулыклардан сакланыгыз

Һава торышы кинәт җылыну сәбәпле Арчаның янгын саклау гарнизоны язгы ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәвегезне сорый. Мондый вакытта елгалардагы боз юкара, аны астан су агымы юкартса, өске яктан кояш һәм эрегән кар сулары ашый. Шуңа күрә истә тотыгыз: елгадагы язгы бозга ышанма, бигрәк тә яр кырыенда боз хәтәр, кар белән капланган язгы боз аерата куркыныч. Боз кузгалган һәм язгы ташу вакытында боз белән капланган сулыклар өстеннән йөрергә ярамый, елга аша чыгарга батырчылык итмәгез, бозлар өелгән яр янына, ишелергә мөмкин яр кырыена якын килмәгез, күпер өстенә җыелмагыз, яр кырыендагы бозларны этеп җибәрү белән мавыкмагыз, сулыкларның тирәнлеген үлчәмәгез, бозлар өстенә менмәгез.

Бигрәк тә язгы ташу вакытында балаларыгызны саклагыз. Гадәттә алар кызыксынучан була һәм курка белмиләр, сулыклар янында уйнарга яраталар. Боз өстенә керергә, ярга якын килүдән дә курыкмыйлар. Әти—әниләр, язгы ташу вакытында балаларыгызны караучысыз йөртмәгез, аларга игътибарлы булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International