Наркотикларга каршы көрәш
13 мартта “Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит” Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясенең 1нче этабы башланып китте. Ул 24 мартка кадәр дәвам итәчәк. Акция җәмәгатьчелекне законсыз рәвештә наркотиклар әйләнешендә катнашырга тарту һәм аларны медицина өлкәсендә булмаган юнәлешләрдә куллануга каршы профилактика, наркотикларга бәйле кешеләргә консультация бирү, дәвалау һәм тернәкләндерү буенча квалификацияле ярдәм күрсәтү максатларына юнәлдерелгән.
Хөрмәтле райондашлар!
Наркотик матдәләрне әзерләү, тарату һәм куллану фактлары, шушы турыда мәгълүмат булган сайтлар, челтәрдәге адреслар турында 3-12-02, 3-17-02 яки 02 телефоннары аша полициягә хәбәр итә аласыз. Анонимлык гарантияләнә. Барлык фактлар буенча да Россия Федерациясе законнары нигезендә тикшерүләр уздырылачак.