“Йөрәгемне балаларга бирәм”
Саба районында “Ел укытучысы” республикакүләм конкурсы кысаларында үткәрелгән “Йөрәгемне балаларга бирәм” исеме астында өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыкларын билгеләү буенча республика конкурсының зона этабы узды.
Бәйге кысаларында педагоглар үзләренең хезмәтен тәкъдим итте, ачык дәресләр күрсәтте, белем бирү программаларын якладылар. Конкурста Арча Укучылар сараеның “Оста куллар шәһәрчеге” түгәрәге җитәкчесе Наталья Хәкимова катнашты һәм 3нче урынны яулады. Март ахырында ул конкурсның республика этабында катнашачак.