Өлкәннәргә бәйрәм бүләк иттеләр

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Өлкәннәргә бәйрәм бүләк иттеләр

Арча ЗУЭСының (“Таттелеком”) Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортына хәйриячелек белән беренче генә килүләре. Коллективның районда башкарган изге эшләре санап бетергесез булса да, әлеге йорт нигәдер читтәрәк калган. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, “Таттелеком”ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин биредә өлкәннәр өчен бәйрәм ясау нияте белән уртаклашкач, Арча ЗУЭСы җитәкчесе Рафил Хисамиев бу идеяне хуплап ала.

Өстәл тулы нигъмәт, күңелне күтәрерлек җырлар… Ринат Бариев, Гөлсинә Әхмәтова, Алсу Шакирова матур җырлары белән өлкәннәргә тормыш авырлыкларын бераз булса да оныттырырга тырыша. Яңа елда мондый зур хәйрия чарасы беренче генә тапкыр булганлыктан, өлкәннәрнең бар игътибары үзешчән сәнгать осталарында булды, үзләрен зурлап килүчеләргә рәхмәтне тел белән әйтергә кыенсынсалар да, күңелләре рәхмәт укыды өлкәннәрнең.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International