Мәннановлар
Мин аларга эш көнендә бара алмадым. Чөнки Казанда укый торган олы уллары Фәнгиз җомга көн кич белән генә кайта, диделәр.
– Аннан башка булмый, безнең төп көрәшче Фәнгиз, – диде бабасы Вәккас Мәннанов.
– Фәнгиз кайткач, кичен килермен, дисәм, кечесе Әл- фиснең тренировкага барасы булып чыкты. Ә икенче көнне Әлфис тагын буш була алмый икән, “Ватан” хуҗалыгында район күләмендә үткәреләсе ярышка барасы.
Очрашу якшәмбе көнгә калды. Менә без Югары Мәтәскәдә Вәккас Мәннановлар өендә. Гаилә башлыгы Вәккас Мәннанов (мартта 70 яшь тула, котлыйбыз!), улы Вагыйз һәм оныклары Фәнгиз белән Әлфис – барысы да көрәшчеләр.
– Үземне белә башлаганнан бирле сабантуйларда көрәштем, – дип сөйли өч бала әтисе (берсе малай, икесе кыз), кортчы Вәккас абый. – Беренчелекне бирми торган идем. Булган сәләт белән көрәштем. 34 ел тракторда эшләдем. Тәтеш совхоз-техникумын тәмамладым. Көрәшүдән 60та туктадым. Район сабантуенда ветеран көрәшчеләр арасында 4 ел рәттән җиңдем. Хәтта Казаннан спорт мастерлары белән көрәштем. 70 килодан тотынган идем, 130га кадәр җиттем.
Нәселдә көрәшкән кешеләр булганмы?
– Безнең әти Гайфетдин идеал кеше иде, – дип искә ала Вәккас абый. – Тәмәке тартмады, аракы эчмәде. 5 бала үстек. 4 малай, 1 кыз. Абый Гыйлемхан көрәште, Арчада яши, аның уллары Илшат, Илһам шулай ук көрәшчеләр.
Сүз бүләкләргә күчте. “Иң зур бүләк тәкә инде, – диде Вәккас абый. – Хәзер көрәшчеләр аңа гына риза түгел. Элеккеге көрәшчеләр дәрәҗә, дан өчен көрәшсә, хәзергеләр...”
– Хәзер дә шулай инде ул, – дип сүзгә кушылды онык Фәнгиз. – Җиңсәң күңелле...
– Мин Фәнгизне 5 ел биюгә йөрттем, – диде Вәккас абый. – Баянда да үзен сынап карады. Соңыннан, мин көрәшәм, диде.
Фәнгиз 9 яшьтән Арчага тренер һәм көрәшче Рөстәм Габделбәровка көрәшкә йөри. 12 яшьтән – Фәнис Зариповта. Казанда студент ветеринария академиясендә дә көрәш секциясендә шөгыльләнә. Районда гына түгел, республика күләмендәге ярышларда 70 кг үлчәүдәге көндәшләре арасында 1нче урыннарны алган, район Сабантуенда 70кг да батыр булып калган егет ул. Симетбашта үткәрелә торган сабантуенда да ике ел рәттән көндәшләрен уздырды. Батыр егеткә бүләккә 42 мең сумлык “Скутер”, телевизорлар, велосипедлар, тагын әллә ниләр бирелә.
Менә хәзер кечесе Әлфис өлгереп килә. Аны да бабасы машинага утыртып, Арчага тренировкага йөртә. Малай 8 яшеннән көрәшкә кереп китә. 7нче сыйныфта укый. Әлфиснең көрәшкәнен район ярыш- ларында күргән бар. Аның матур көрәшен күреп кызыксынучыларга, атаклы көрәшчеләр Мәннановлар нәселеннән, диләр. Әлфис кичә генә Апазда үткән ярышта көндәшләрен җиңеп кайтты. Әтнәдә, Биектауда үткән зона ярышларында да беренчелек анда. Вәккас абый:
– Мин малайлар физик һәм рухи яктан нык булып үссеннәр, дип телим, – ди. – Вак-төяк имгәнүләр булырга мөмкин. Яхшы көрәшче дыңгырдап көндәше өстенә дә төшми, үз өстенә дә төшерми. Алар туп шикелле була.
Вәккас абыйның үз улы Вагыйз дә сабантуйларда көрәшкән. “Мин алай махсус шөгыльләнмәдем”, – ди ул.
Көрәшче уллар үстергән Әлфинур апа белән Лилия ханымга (икесе дә укытучылар) Аллаһы Тәгалә түземлекләр бирсен. Без бу гаиләдән матур хис-тойгылар белән кузгалдык. Көрәшчеләр династиясе дәвам итәр әле.
Румия Надршина