Яңалыклар

2017 елның 17 марты, җомга

Тиздән язгы каникуллар башлана. 13–28 мартта балалар арасында юл–транспорт травматизмын кисәтү максатында ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе тарафыннан мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә профилактик чаралар оештырыла. Шулай ук юлларда да контроль көчәя. Тизлекне саклау, балаларны машинада йөрткәндә махсус җайланмадан, куркынычсызлык каешыннан файдалануга игътибар биреләчәк. Караңгыда торак пункттан читтә яктылык кайтаручы элементсыз йөргән өчен дә 500 сум күләмендә штраф салыначак. Бу хакта безгә ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Ришат Хуҗин хәбәр итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International