Редакциягә Мәмсә авылыннан Наил Гыймадетдинов килде.

2017 елның 17 марты, җомга

Редакциягә Мәмсә авылыннан Наил Гыймадетдинов килде.

– Рәхмәт әйтергә килдем, – диде ул. Сөйләшеп киттек. Наил менә ниләр сөйләде:

– Без “Авылым күрке – яшь гаилә” район бәйгесендә 2нче урынны алган гаилә. 7 март көнне кичен сәхнәдә чыгыш ясаганда Ләйлә (хатыны) тормышыбыз турында шигырь юлларына салып сөйләгәндә “Аппаратсыз гына 4 сыер савам”, дигән иде. Ул сүзләргә район башлыгы Илшат Нуриев игътибар итеп калган. Сәхнәгә чыккач, район башлыгы Илшат Нуриев: “Сыер саву аппаратыгыз юк мыни?” – дип сорады. Ул бездән “юк”, дигән җавапны ишеткәч, булыр, бирер- без, диде. 9 мартта, аппаратны китереп киттеләр. Район башлыгы Илшат Нуриевка бик зур рәхмәт. 2нче урынны алган өчен безгә тузансуырткыч бүләк иттеләр. Безнең кебек гади хезмәт белән яши торган гаиләләрне сәхнәгә чыгарган өчен район башлыгы Илшат Нуриевка һәм мәдәният хезмәткәрләренә, бүләкләргә бик зур рәхмәт. Мин үзем агачтан төрле әйберләр эшлим. Ләйлә чәч тә кисә, прическалар ясый. Җырлыйм, Ләйлә шигырь яза. Мин белемем буенча укытучы, Ләйлә тәрбияче. Менә шулай тырышып эшләп һәм яшәп ятабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International