Юбилей уңаеннан

2017 елның 17 марты, җомга

14 мартта район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Резеда Галиуллина Арча шәһәрендә яшәүче Антонина Гусеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Антонина Александровна Арчада фельдшер–акушер курсларын тәмамлый. 15 ел санэпидемстанциядә санитар ярдәмчесе, аннан соң үзәк хастаханәдә статистика кабинетында эшли. Ире Петр Алексеевич белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International