Сокланырлык итеп эшлиләр
Урта Курса фермасы дигәч тә иң беренче булып аның мөдире Марс Хәйруллин күз алдына килә. Ул монда бер зур, тату гаиләнең әтисе кебек. Йөзендә һәрвакыт елмаю булыр, беркайчан зарланмас, кабаланмас. Мондый җитәкче кул астында эшләве дә рәхәттер.
– Ничә ел мөдирлек итәсең инде? – дип сорадым Марстан.
– Фермага килгәнгә – 43, мөдир булып эшли башлаганга 22 ел, – диде ул.
Ун балалы гаиләдә үсте Марс. Әтисе Мансур абыйның безнең авылда мич чыгарып йөргәне хәтердә, гармунда үзе уйный, үзе җырлап та җибәрә иде. Аның кадәр баланы үстерүләре җиңел булмагандыр. Марс сигез сыйныфны тәмамлагач та фермага эшкә килә. Башта гади терлекче булып эшли. Аннан сыер сава, шуннан соң мөдирлекне тапшыралар. Хатыны Әлфинур кырык елга якын сыер сауды, районның мактаулы терлекчесе булды, депутат та итеп сайладылар, бүләк артыннан бүләкне алып кына торды. Лаеклы ялга киткәндә буаз тана бүләк иттеләр.
Кызлары Миләүшә дә узган ел фермага эшкә килде, таналар туплап аларны сыер итәргә әзерләде. Дүрт бала анасы да әле Миләүшә.
Марс белән аның биләмәләрен карап йөрдек. Матур кояшлы көндә бар терлек кардада. Асларына да салам түшәлгән, чисталар, бик канәгатьләр. Алларында салам, печән төргәкләре. Печәнне дә теләгән кадәр ашыйлар, сенаж, силос, алты килограмм чамасы фураж, аңа әле кукуруз, рапс өстәлә, 20шәр литр барда, аерым сыерларга яртышар килограмм азык чүпрәсе бирелә.
Сыерның сөте телендә, дип юкка гына әйтмиләр. Хәзерге вакытта ферма буенча уртача савым 24 килограммнан артык. Көн саен 6 тоннага якын сөт савалар. Көздән башлап сөтне арттыр- ган өчен премия түлиләр. Ферма буенча савым бер килограмм- га арткан саен һәр савымчыга 1500әр сум премия түләнә. Әле менә чираттагысын шушы көннәрдә генә алганнар. Районның да алдынгы терлекчесе Гөлнара Шәфигуллина узган айда 30 мең сумнан артык хезмәт хакы алган. Терлекчеләргә стаж өчен дә түләнә.
Гөлнар Бакирова, Гөлнара Шәфигуллина инде утыз елга якын сыер сава. Лилия Габидуллина, Фәридә Хәлиуллинаның стажлары 14әр ел. Коллектив яшьләр исәбенә тулыланып тора. Бозау карау- чылар Гөлүсә Мөхәммәдиева, Нурия Гарифуллина да тәҗрибәле терлекчеләр.
Лаборант Сәрия Сәгыйтьҗанованың сөт кабул итү бүлмәсендә хастаханәләрдәге кебек чисталык. Үзе дә ачык йөзле, бүлмәсе дә балкып тора.
Хуҗалыкта нәсел эшенә зур игътибар бирелә. Узган ел Урта Курса фермасына 150 тана кертелгән. Тана бозаулар кечкенәдән яхшы тәрбия күреп үсәләр. Мул сөтле сыерлар үзеннән–үзе генә барлыкка килми.
Ильяс Фәттахов