Җомга көн кич белән
“Җомга көн кич белән” дигән исем астында авыл җирлекләре арасында барган концертлар ахырына якынлашты. Соңгылар булып Яңа Кырлай, Урта Аты, Апаз авыл җирлекләренә кергән авыллар үзешчәннәре чыгыш ясады.
Тарих җебе эзеннән...
Яңа Кырлайны без Тукай яшәгән төбәк буларак беләбез. Ә менә тарих эзе буйлап сәяхәт итә башласаң... Бу җирлеккә кергән авыллар тарихы хәтта 16–17 гасырларга барып тоташа.
Иске Йорт авылы 16 гасырда ук барлыкка килгән. Зиратта 1630–1725 елгы кабер ташлары да бар икән. 1795 елда анда 28 хуҗалык булган. Өске Йорт дип аталган. Умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Югары Бирәзә авылының кайчан барлыкка килүе төгәл билгеле дә түгел. Күкчә Бирәзәнең исеме 1602–1603 елларда ук телгә алына башлаган. Башта чирмешләр яшәгән. Түбән Бирәзәдән күчеп урнашканнар. Башта Күчкән Бирәзә дип аталган. Өчиле чишмәләргә бай авыл булган. Рус, удмурт, татарлар килеп урнашкан. Беренчеләре күчеп киткән, татарлар төпләнеп калган. Элек Кече Бирәзә дип йөрткәннәр. Кырлай тарихы да 500 елларга сузылган. Анда да башта чирмешләр яшәгән. Аннан Тазлар дигән авылдан, Наласадан татарлар килеп урнашкан. Урман кырыенда булганга Кырлай дигән исем бирелгән.
Ветеран укытучы Фәрхат Зыятов сигез авылның һәрберсе тарихы турында бик кыс-ка гына вакыт эчендә дә бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
Бүген бу авыллар бер җирлектә дус, тату яши. Бергә эшлиләр, ял да итәләр. Бу концерт та шуның бер билгесе. Ул бик күңелле һәм матур килеп чыкты. Оештырырга, тупларга теләк кенә кирәк икән, талантлар чиксез күп. Өлкәннәр арасында да, яшьләр дә бик талантлы. Аларның барысын да берьюлы санап китеп тә булмый. 28 номердан торган концерт программасы ул. Иске Йорттан Гөлия Сибгатуллина, Яңа Иябаштан Фирзәр Минзин, Гөлзада һәм Фирдүс Шәрәфетдиновлар, Чиканастан Халидә Вафина, Вагыйз Әһлиуллинның җырлаулары, Өчиледән Илгиз Зыятовның курайда уйнавы, Алсу һәм Алисә Гариповаларның биюләре һәм башкалар – бар да тамашачыларның көчле алкышлары белән бәяләнде. Бәйрәм кунагы Кариев исемендәге яшьләр театры артисты Ранил Гарипов чыгышы кичәне тагын да ямьләндерде.
Соңыннан Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров сәхнәдә чыгыш ясаган үзешчәннәргә дә, аларны алкышларга күмгән тамашачыларга да рәхмәтен белдерде.
Умырзаялар баш калкытты
Урта Аты авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре концерты “Елмай” бию төркеме башкаруындагы “Умырзая” биюе белән башланып китте. Бер яктан ул гади бию генә булса, икенче күзлектән караганда язын кар астыннан башларын калкыткан умыр- заялар кебек, авыл җирлегендә шытып чыккан талантларның сәхнәгә күтәрелүен тасвирлагандай булды.
Чыннан да, бу концертларның бер уңай ягы, авылда яшәүче җыр–биюгә оста яшьләрне, өлкәннәрне барлау. Эш белән генә гомер бармый бит әле, бер җилкенеп алу өчен менә дигән мөмкинлек тә бу. Җирлектә үтүе дә үзенчә уңай. Авыл халкы үз үзешчәннәре чыгышын аеруча ярата. Кайсы якка барма, мәдәният учреждениеләре биналары халык белән шыгрым тулы була. Моннан тыш халык үзләре яшәгән авыллар тарихы белән дә таныша, алар турында җырлар башкарыла. Хәзер җыр багыш- ланмаган авыл юктыр да ул. Бу концертта да “Авылым Түбән Аты” (Алмаз Рәхимов башкаруында), “Эх, авылым, Урта Сәрдәм” (Илдар Шакиров) җыр- лары яңгырады.
Урта сәрдәләрнең “Сөлге чигәм”, Зөһрә Мөхәммәтгалиеваның рус, Гөлдания Сабитованың шәрык биюләре, Мөхәммәдиевларның гаилә ансамбле һәм башкаларның чыгышлары тамашачыларга бик ошады.
Бәйрәм кунагы, районның хөрмәтле кешесе, район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов Колачы авылының бай тарихы белән таныштырды.
Мең дә бер кичә
Апазлар оештырган һәр чара, концертмы ул, бәйге, ярышмы, кичә, очрашумы, үзенчәлекле һәм зур әзерлекле булуы белән аерылып тора. Әзерләнми дә булмый, һәр чарага хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов үзе һәм авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков килә. Соңыннан алар сәхнәгә чыгып фикерләрен дә белдерә. Бу юлы да шулай булды. Тамашачыларның көчле алкышлары, җитәкчеләрнең мактау сүзләреннән үк аңлашыла, концерт уңышлы чыкты.
Апаз үзешчәннәре авыллар тарихы белән таныштыруның үзенчәлекле вариантын тапканнар. Аның турында сәхнәдә йомшак мендәрләр өстендә урын алган солтанга Шахрезадә сөйләде.
– Бер үтеп баручының: “Кара, бик әп–әз икән бу авылның кешеләре”, – дигән сүзеннән Апаз исеме килеп чыккан. Пөшәңгәргә 16 гасыр ахырында–17 гасыр башында алты гаилә күчеп килгән. Ул вакытта 5–6 гаилә марилар яшәгән. Мирҗәм 300 еллар элек барлыкка килгән. Хәмит исемле кеше нигез салган. Ул мари милләтеннән булган. Аннан бер рус, бер удмурт яши башлаган. Шуңа Мир, дигәннәр. Тора–бара җәм дигән сүз өстәлгән. Мари телендә ямь дигәнне аңлата, – дип сөйләде Шахрезадә.
Апаз урта мәктәбе коллективы тәкъдим иткән әлеге әдәби–музыкаль композициягә концерт номерлары ялганып китте. Һәрберсе сайланып алынгандай матур. Яше, карты, 7 яшьтән алып 70 яшькәчә булганнар сәхнәгә чыккан. Сәхнә ветераннары Хәсәншәехтан Рәхмәтулла Хәмидуллин, Мирҗәмнән Басыйр Шәяхмәтов элеккеге чор җырлары белән өлкән яшьтәге тамашачыларны яшьлек елларына алып кайттылар. Хәсәншәехтан республика, район бәйгеләрендә җиңүләр яулаган “Изюминка”, шулай ук “Веселушки” бию төркемнәре чыгышлары искиткеч булды. Хәсәншәехтан пантомима осталары тамашачыны рәхәтләнеп көлдерде. Пөшәңгәрдән дә балалар белән утыз кеше катнашты. Гомумән, һәр чыгыш бары тик көчле алкышларга гына лаек.
Галим, шагыйрь Рифат Җамал бәйрәмгә махсус кайткан. Кунак булып. Ул якташлары, авылдашларына яраткан шигырьләрен бүләк итте.
Гөлсинә Зәкиева