Бәхет сере

2017 елның 17 марты, җомга

Бәхет сере

Бу атнада шимбә аларның йорты бәйрәм рухыннан гөр килеп торачак. Балалары, 7 оныгы Хәкимовларның Орнашбаштагы төп нигезенә газиз кешеләрен алтын туй көне белән котларга җыелышачак.

Үткән гасырга кайтып

1967 елның 18 мартында Орнашбаш авылында туй гөрли. Субаш–Аты мәктәбе укытучысы Фәрит савымчы Кәримәне гомерлек яр итеп сайлаган.

Кәримәне елдан артык элек беренче тапкыр озата кайткан иде Фәрит. Сигезне бетергәч фермага эшкә төшкән кызның уңганлыгын эшләгәндә күрде егет. Кара, кайчан гына нәни кыз булып йөргән Кәримә ничек үскән бит, чибәр! Гел күреп торса да, кызның эшкә батыраеп тотынуы, чибәрлеге гашыйк итте дә куйды шул. Кәримә фермада дежур көнне беренче тапкыр кызны озата кайтты ул. Аннан, клубтан кичке уеннардан озата кайтулар... Дөньяга гел елмаеп карап йөргән кыз егетнең җитди уйлар белән йөрүен абайламый да кала.

— Беркөн фермада сыер савып утырам, яныма Фәрит килде, матур итеп киенгән. “Бүген синең кулыңны сорарга барабыз”, — ди. И, курыктым, өйдә миннән өлкән абый белән апа да бар бит, алар ни әйтер, дип уйлыйм, — дип искә ала Кәримә апа.

Фәрит абый Кәримә апаны үзе армиягә киткәнче салынган дүрт почмаклы йортка төшерә. Бергә яши башлагач йортка өстәп кухня төзиләр, шул елны ук Фәрит абыйны колхоз идарәсенә хисапчы итеп эшкә чакыралар. 2000 елга кадәр шунда баш хисапчы булып хезмәт куеп лаеклы ялга чыга ул. Лаеклы ялга чыккач та тик утырмый тынгысыз йөрәк: яшьләрне эшкә өйрәтә, 10 елдан артык Утар Аты авыл җирлегенең башлангыч ветераннар советы җитәкчесе булып тора.

 

Сынауларга түзсен йөрәкләр...

Түзәсең, түзми нихәл итәсең... Сынауларның төрлесе була. Тик бала хәсрәте җанга гомер буе тынычлык бирми. Гомерләре буе намуслы, гадел хезмәт белән көн күргән Хәкимовларга Аллаһы Тәгалә дүрт ир бала бүләк итә. Беренче сабый туу шатлыгына ияләнеп килгән бер мәлне, бала 11 айлык чагында кинәт тән температурасы күтәрелеп хастаханәгә китәләр. Тикшерүләр айларга сузылса да, төгәл диагнозы билгеле булмаган баланы паралич суга. Ул дәвалауларны, хастаханә юлларының чутын оныта алар. Сөйләшә алмаса да, бар нәрсәне аңлаган, үзен-үзе йөрткән уллары 14 яшенә кадәр яши. Сынаулар шуның белән генә бетсә икән ул... 7 ел элек уртанчы уллары Рәис яман чирдән мантый алмыйча ике баласын ятим, хатынын тол, әти-әнисен, туганнарын гаҗиз итеп якты дөньялардан китеп бара... Март ае Хәкимовларга шатлыгын да, кайгысын да китерә: быел мартта Кәримә апага 70 яшь тулган, гаиләләре март аенда туган, Рәисләрен дә мартта югалтканнар (урыны җәннәттә булсын). Үзе гомере буе югары белем алырга хыялланып та мөмкинлеге булмаган Фәрит абый улларын белем алырга өнди. “Аллага шөкер, улларыбызның барысына да югары белем алырга да, йорт төзешергә дә булыша алдык, һәммәсенең үз йортлары”, — дип сөенеп яши ата белән ана. Бүгенге көндә Данислары Кушлавычта ферма мөдире булып эшли, гаиләсе белән туган нигезенә күрше булып гомер итә, ә Рәдисләре филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли, гаиләсе белән Казанда яши.

 

Тату яшәү сере

Кәримә апа:

— Тормыш булгач, дулкынланышып алулар була инде, сүзгә килмичә генә яшәп булмый. Фәрит корырак безнең. Ләкин 50 ел яшәп ут ягып рәхәтләнеп кычкырышып та булмады. Безнең йортта әшәке сүз әйтүчеләр булмады, шөкер, Фәрит эчмәде, тартмады, гаиләне кайгыртып яшәде. 4 бала үстереп мин балаларга китап-дәфтәр, өс-баш сатып алуны белмәдем. Барысына Фәрит йөрде.

Фәрит абый:

— Эштә булган авырлыкларны өйгә алып кайтмадым мин. Ярату хисе яшь чакта гына түгел, олыгайгач та дәвам итә икән. Безнең әле дә сөйләшеп сүзләр бетми, чәй эчкәннән соң да 15 минутлап өстәл яныннан кузгалмый сөйләшеп утырабыз. Икәү тигез булып яшәү — иң зур бәхет ул.

Сәламәтлекләре чамалы шул. Хәсрәтләр кая китсен инде? Өч ел элек Фәрит абый инсульт кичергән, гомере буе авыр хезмәттә булган Кәримә апаның да аягына операция ясаганнар, хәзер өлкәннәр бер-берсен саклап яшәргә тырыша.

Киленнәрен мактап туя алмый Хәкимовлар. “Бик әйбәт, ярдәмчелләр”, — ди Фәрит абый. Кәримә апа үзенекеләрен дә какмый: “Улларыбыз тәртипле булды, кызлар эше дип тормый, барысын да эшләп үстеләр. Балаларым уң кулым булдылар”, — ди.

Үрнәк гаилә булып, бер-берсен кадерләп, тулыландырып яшәгән кебек теләкләре дә уртак аларның. Фәрит абыйның: “Яшьләр бер-берсенә юл куеп, аңлашып яшәсеннәр иде, тормыш шунда күңелле, матур була”, — диюенә, Кәримә апа: “Тормышның үткәненә, артка борылып карамасыннар. Ах, мин шулай, болай эшли алмадым, дигән үкенүләр дә булмасын. Хәзер яшьләргә сабырлык җитеп бетми. Ә тормыш иткәндә сабырлык иң кирәк сыйфат”, — дип өстәп куя.

Мине озата чыкканда Фәрит абый Кәримә апага эндәште: “Әнисе, аякка алып бирче, — аннан ачыклык керткәндәй, — без гомер буе әнисе, әтисе дип дәшәбез, балалар да шулай”. Кем белә, бәхет сере нәкъ менә шушы гади, әмма бөек сүзләрдән башланадыр бәлки...

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International