Иң зур бүләк – безнекеләрдә

2017 елның 17 марты, җомга

Иң зур бүләк – безнекеләрдә

Яз бәйрәме алдыннан “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте оештырган “Языл да — телевизор от!” акциясенең җиңүчеләре бүләкләнде.

Яңа Кырлай мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм китапханәчесе Фирдания Мифтахетдинова телевизорга, Субаш Аты мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлгенә Вафина фотоаппаратка, Хәсәншәех мәктәбе укытучысы Тәнзилә Нуриева Кукмара табаларына һәм Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Вәлиева махсус бүләк — кашыклар җыелмасына ия булды.

Укытучылар, гадәттә, яңалыклардан беренче хәбәрдар булып, шул яңалыкны беренчеләрдән булып сынап карарга яратучан. Әлеге акциядә дә районыбыз укытучылары берничә ел күпләп катнашып килә. Моңарчы китап, истәлек бүләге һ.б. бүләкләргә ия булгаласалар да, иң зур приз алу һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булу районыбыз тарихында тәүге тапкыр.

Отыш — бәхет эше. Фирдания апа белән дә шулай булган. Әлеге акциядә беренче тапкыр гына катнашса да телевизор оту бәхете елмайды аңа. Тәнзилә Нуриеваның да беренче җиңүе. Гәрчә берничә ел катнашып килсә дә. Ләйсән Вәлиева да акция башланганнан бирле квитанцияләрен җибәреп бәхетен сынап карый. “Ел саен язылгач күчермәсен Интернет аша гына җибәрәбез. Газета-журналларга күп язылам, чөнки тел укытучысы булгач, татар матбугатыннан башка эшләп булмый. Укытучылар татар телен, татар матбугатын саклап калуда үзләреннән өлеш кертмәсә ни була инде? Башка коллегаларыма да бу акциягә кушылыр-га киңәш итәм. Катнашып, бүләкләр отып эшләргә язсын”, — ди ул. Гөлгенә Вафинаның да зур бүләккә быел беренче ия булуы. Башкаларны да акциядә катнашырга өндәячәген җиткерә ул.

Катнашыйк, хөрмәтле дуслар, укучыларыбыз, без дә читтә калмыйк. Газета-журналлар тормышыбызның юлдашы бит, вакытында квитанцияләрегезне җибәрсәгез, бәлки бәхет тә елмаер. Һичшиксез, елмаер, быел булмаса, киләсе елга...

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International