Татарстан Республикасында ШТК хәрәкәте бик каты усеш ала!

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында ШТК хәрәкәте бик каты усеш ала! 17 нче март көнне Арча шәһәрендә "Арча Татар КВН Лигасы" ачылды. Бу  чара арча халкына очрашу һәм ял итү өчен бик зур этэргеч булды. Фестивальнең судьялар коллегиясендә:Арча муниципаль районының  социаль мәсьәләләр буенча  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев , яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ильяс Габдулгазизов, татар радиосы ди-джее  Ленар Гыйләҗев, яшь эшмәкәр Фәнис Гарәфиев һәм ТР Татар КВН лигасы  җитәкчесе  Рамил Агдеев иде.

 

Арча "Татар КВН Лигасы" фестивале нәтиҗәләре :

Гран при – "Үрнәк", ГАПОУ "Арча агро сәнәгать һөнәри көллияте"

Югары Татар лигасы кунаклары арасыннан Гран-при  "Казан арты" җыелма командасы, Арча шәһәре Иң яхшы шаярту", – дип "Куркытучылар", ГАПОУ "Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте".

Иң яхшы ирләр роле - Гафур Ибраһимов "Агро бойз", Казан, КДАУ Иң яхшы хатын-кыз роле - Камилә Ганиева "8 шәм", Биектау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International