"Дулкыннар" Республика бәйгесе булып узды

2017 елның 21 марты, сишәмбе

15 мартта Казан шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиевның 70 еллыгына багышланган "Дулкыннар" Республика бәйгесе булып узды. "Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр" номинациясендә Айбулат Харисов (җитәкчесе Рәдис Харисов), курайда уйнап, II урынга лаек булды. Гала-концертта ул диплом, кубок һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International