19 мартта Казанда халык сәнгатенең "Җанлы чишмә" IX Халыкара бәйгесе булып узды. Бәйгедә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Донецк, Свердлау өлкәсе, Үзбәкстан, Санкт-Петербург һәм башка төбәк вәкилләре катнашты.
Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары Никитина Зарина (укытучысы Гөлнара Сабирова, концертмейстер Нәзир Фәхретдинов) "Халык җыры" номинациясендә II дәрәҗә лауреат, Гайнуллина Зилә (укытучысы Валентина Вәлиуллина, концертмейстер Ләйлә Минһаҗева) "Скрипка" номинациясендә I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Җиңүегез белән котлап, киләчәктә дә иҗади уңышларга ирешүегезне телибез!