“Иң яхшы ел укытучысы” һәм “Иң яхшы тәрбияче” Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау туры узды

2017 елның 21 марты, сишәмбе

13-17 мартта Казан шәһәрендә “Иң яхшы ел укытучысы” һәм “Иң яхшы тәрбияче”  Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау туры узды. Арча районы данын бу бәйгедә Шушмабаш урта мәктәбенең биология укытучысы Сәмигуллина Чулпан Миннула кызы, “Иске Чүриле урта мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы яклады. Казан мәктәпләрендә уздырылган ачык дәрес, мастер-класс, методик семинар, педагогик киңәшмә һәм белем бирү проектын яклау кебек эш төрләре укытучыларның һөнәри осталыгын күрсәтте. Сәмигуллина Чулпан Миннула кызы “Иң яхшы эссе”, Вәлиева Ләйсән Фоат кызы “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинацияләрендә җиңү яуладылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International