Рамил – Россия Чемпионатында икенче
Рамил Шәрәфетдинов турында соңгы вакытта еш ишетелә башлады. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында үткәрелгән район гына түгел, республика, төбәкара ярышларда да җиңүләр яулап кайткан егет ул.
Шушы көннәрдә ул Мәскәү якларыннан яңадан зур җиңү белән кайтты. 8 март көнне генә генә Тәнзилә Шәрәфетдинова шалтыратып, Тула өлкәсендә ярышларда булулары турында әйткән иде.
Әнә шулай ничәмә-ничә еллар буе Рамиле өчен җан атып йөри Тәнзилә. Бишкә ярыла. Берничә урында эшли, бернинди кара хезмәттән да курыкмый, гаиләсен алып бара, тумыштан инвалид улын тәрбияли, башкалар алдында үзен ким–хур сизмәсен өчен кулыннан килгәннең барысына да өлгерергә тырыша. Бу юлы да әнә бөтен эшен ташлап, Рамил белән ярышларга китте. Әгъләм Локманов финанс ярдәме күрсәтте.
Тула өлкәсенең Алексин шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында бочче буенча Россия Чемпионаты булып узды. Анда 25 өлкәдән 110 спортчы катнашты. Татарстан җыелма командасы составына Рамил Шәрәфетдинов та керде. Һәм ул үз категориясендә икенче урынны яулады, шул ук вакытта спорт остасына кандидатлык нормативын да үтәде. Котлыйбыз, Рамил, сиңа июньдә Севастопольдә үтәчәк Россия Кубогында җиңүләр телибез!
Гөлсинә Зәкиева