Канәгатьләнерлек дип бәяләнде
Арча муниципаль район җирле үзидарәсе органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазыйфаларда эшләүче кешеләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм мәнфәгатьләрне көйләү буенча комиссия утырышы булды. Аны Арча муниципаль район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.
Комиссия әгъзалары бер муниципаль хезмәткәрнең баласы белән аерым яшәве һәм элекке хатынының кирәкле мәгълүматларны бирүдән баш тартуы аркасында балигъ булмаган баласының керемнәре, чыгымнары, милек характерындагы бурычлары турында мәгълүматлар бирә алмавы турындагы гаризасын карадылар.
Комиссия әлеге муниципаль хезмәткәрнең мәгълүматлар бирмәү сәбәбен объектив һәм игътибарга алырлык дип тапты.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча комиссия рәисе комиссиянең 2016 елдагы эшчәнлеге һәм 2017 елга эш планы турында сөйләде.
Комиссиянең узган елдагы эшчәнлеге канәгатьләнерлек дигән бәя алды.