ШТК дуслаштыра
17 мартта Арча Мәдәният йортының тамаша залы уеннарны карарга килүчеләр, җанатарлар белән шыгрым тулы иде. Арчада беренче тапкыр татар ШТК (шаяннар, тапкырлар клубы) лигасы фестивале узды.
Тамашада 7 команда катнашты: Биектауның “8 шәм”, Арча агросәнәгать көллиятенең “Үрнәк”, Арча педагогика көллиятенең “Куркытучылар” һәм Казан Дәүләт аграр университетының “АГРО Boys” командалары лигада беренче тапкыр катнашып чирканчык алса, Сабадан “Чын егетләр”, үзебезнең районның “Казан арты”, Казан аграр университетының “Әкәмәт” командалары инде берничә еллык тәҗрибәле, үрнәк командалар.
Татар ШТК лигасының Арча тарихында әле беренче генә оештырылуы. “Тамашачы килерме, килгән очракта да ШТКның мәгънәсен аңлармы икән дип курыккан идем, — ди хөкемдарларның берсе — Арча районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов. — Нәтиҗә бик куанычлы булды, зал тутырып тамашачы килде, тамашаны да яратып, җылы кабул иттеләр. Тагын шунысы бар — бүген без ШТКның барышын гади тамашачыга гына түгел, район җитәкчеләренә күрсәтә алдык. Катнашкан һәр командага зур рәхмәт! ШТК дуслаштыра да, берләштерә дә”. Тамашачыны җыюда мәгълүмати партнерлары — “Арча” радиосы да нәтиҗәле эшләгән булып чыга, димәк. Җитәкчегә килгәндә, Ильяс Нурсил улының ШТК буенча тәҗрибәсе зур, ул — “Казан арты”ның капитаны. “Казан арты” командасын алда тагын да зур җаваплылык көтә: 6 апрельдә алар Казанда ярымфиналда көч сынашачак. Уңышлар юлдаш булып җиңү яулап кайтырга язсын егетләргә! Ә бүгенге ярышларда чирканчык алучыларга уеннарын дәвам итеп, яңа эзләнүләр, иҗади киңлекләр насыйп булсын. Фестивальдә катнашкан һәр команда ниндидер үзенчәлек белән хөкемдарларны көлдерде дә, гаҗәпләндерде дә. Һәр команда төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды һәм дипломнар, истәлекле бүләкләргә ия булды.
Ә Гран при “Үрнәк” командасы белән Үрнәккә кайтып китте. Әлеге командада көллиятнең 1 курстан башлап 5 курска кадәр белем алучы 5 егет уйный: Рәзил Камалов, Нияз Ибраһимов, Сух- раббэк Юлдашев, Ирек Мөхәммәтгалиев һәм Рәмис Баһаветдинов, ди–джейлары (музыка өчен җаваплы) Нияз Мәһдиев. Егетләр барысы да Арча районында туып–үскән шаяннар, тапкырлар. Алар командасы көллияттә узган 17 төркем арасында алдынгылыкны яулап лигада чыгыш ясау бәхетенә ия булган. Гадәттә, белмәгән эшкә тотынганчы, иң элек осталардан ярдәм сорыйсың, “Үрнәк” егетләре дә киңәш белән “Казан арты”на мөрәҗәгать иткән. Сүз уңаеннан, бу командада Ирекнең абыйсы Инсаф уйный. Әлбәттә ярдәм иткән, осталар. Җиңүче егетләр үзләренә лигада катнашырга мөмкинлек тудырган өчен район, көллият җитәкчелегеннән кала остазларына да рәхмәтле булуын әйтә. “Бу җиңүебез күңелгә көч өстәде, хәзер кая чакырсалар да барып уйнаячакбыз”, — ди алар.
Розалия Зиннәтова