Юлчылар быел да беренче урынны алды!

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Юлчылар быел да беренче урынны алды!

Үткән шимбәдә “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы базасында 10 филиалның һөнәр ияләре ярышты. Юл җәючеләр, асфальт заводында эшләүчеләр, лаборатория хезмәткәрләре, геодезистлар, механизаторлар, шоферлар үз эшләрен нинди дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

Казаннан “Татавтодор” җәмгыятенең генераль директор урынбасары Илдус Фәсхетдинов, техник директор Наил Хәйретдинов кайтты. Һөнәр ияләре очрашуында Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.

Юлчылар йоклап ятмый. Тантаналы өлеше иртәнге сәгать 9да башланса да, ярышка иртүк тотындылар. Узган ел Германия һәм Япония фирмалары белгечләре дә кайткан иде. Алар ярышны ошатып киттеләр.

Халык сәгать 9лар тирәсендә җыела башлады. Бала-чага белән килүчеләр җигүле атларда, пониларда, тарантаслы ак атта, квадроциклларда йөрделәр. Балалар мәйданчыгы аерым әзерләнгән. Әкият геройлары Шүрәле, Юлбарыс, Куян, Әтәч балаларның күңелен күрде. Нинди генә уен уйнамадылар! Таудагы чаналарга кадәр (ватрушки) юлчыларныкы иде. Рәхәтләнделәр шуып. Уйнап аргач, палаткаларга кереп, кайнар чәй, лимонад, коймак, шашлык, төрле тәм-томнар белән сыйландылар. Бер үк вакытта юлчыларның ярышы дәвам итте.

Җылы цехта юлчыларның, асфальт җитештерүчеләрнең ярышын күзәттеләр. Бер яңалык та бар. Симулятор – компьютер ярдәмендә механизаторлар “экскаватор” белән “җир казыдылар”. Аларның эшен зур монитордан башкалар да күзәтеп торды. Арча филиалында экскаваторда эшләүче Фәнис Хоррамов барысын да уздырды: 1нче урынны алды!

Асфальт заводында эшләүче операторлар Равил Мөхәммәдиев, Рифат Хәкимов һәм инженер–лаборант Гөлнара Нигъмәтҗанова аерым ярышты. Операторлар тиз арада завод машинасының болгату жайланмасын сүтеп-җыйдылар. Арчаларның җитезлегенә сокланып карап тордык. Өлгерлек белән генә түгел сыйфатлы да итеп башкарырга кирәк бит!

– 6 ел инженер-лаборант булып эшлим, – дип сөйләде Гөлнара Нигъмәтҗанова. – Ярышта асфальтны ясау өчен кирәкле икешәр төрле вак таш һәм комны сайлап алырга кирәк. Элек эш гадирәк булган. Хәзер асфальтның сыйфаты яхшы.

Команданың чыгышы югары бәяләнде. Алар 10 команда арасыннан 1нче урынны алдылар!

Мастер Айнур Мостафин, асфальт җәю техникасында эшләүчеләр Эльмир Хөснетдинов, Ирек Низаметдинов, Фәһим Усманов, Сетдар Атаев – 5 ир-егет асфальт җәю җайланмасын сүтеп–җыю буенча оста- лыкларын сынадылар.

Асфальт җәючеләрдән төягечтә эшләүче Илфат Галиәхмәтов, “ГАЗель” машинасында Алмаз Муллагалиев, юлчылар Булат Сабиров, Рамазан Гарифҗанов, юлга билге куюдан башлап, мини-төягеч белән юл җәю материалын тиешле урынга бушатып, аны яңадан төяп, соңыннан юл билгеләрен җыеп алып, ярыш шартын тиз һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Ярышта аларга тиңнәр булмады.

Авыр йөк машинасы “Вольво”да эшләүче Имил Хәнәфиев, төягечтә хезмәт итүче Данил Хәкимуллин үзләрен оста һөнәр ияләре буларак таныттылар. Беренчелек аларда!

Геодезист Алмаз Мәүлетов белән механизатор Рифат Хафизовны шулай ук сәхнәгә дәшеп бүләкләделәр. Аларда икенче урын!

Арча филиалы һөнәрчеләр ярышында быел да беренче урынны алды! Котлыйбыз! Җитәкчеләре Альберт Сафиевка Кубокны тапшыргач, сөенечтән коллектив “Ур-ра!” кычкырды, бергәләп фотога төштеләр. Алар белән бергә арчалар да сөенде.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International