Машина йөртүчеләргә балалардан хат

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Машина йөртүчеләргә балалардан хат

Ел да Россиядә юл һәлакәтендә меңгә якын бала һәлак була. Йөрәк өшеткеч сан. Шуның яртысы – балалар–пассажирлар. Гаеплеләр – без, ата–аналар. Гади генә кагыйдәләрне дә үтәмәү, тизлекне арттыру, җәяүлеләргә юл бирмәү, машинада балаларны куркынычсызлык каешы такмыйча яисә махсус җайланмасыз йөртү шундый аяныч хәлгә китерергә мөмкин.

Язгы каникуллар башланды. Бу чорда транспорт белән идарә итүчеләргә юлда аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Чөнки балалар иреккә чыга, күбесе урамда була. Моны өлкәннәр биш бармагы кебек белергә тиеш булса да, бик еш онытып җибәрә. Исләренә төшкәндә инде соң була.

Шуңа балалар транспорт белән идарә итүчеләргә – әти-әниләргә бу хакта үзләре җитке- рергә булды. Узган җомгада Арча беренче мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары укытучылары Лилия Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге яшь юл хәрәкәте инспекторлары шәһәр үзәгендә, светофор янында “Транспорт белән идарә итүчегә хат” дигән акция үткәрделәр. Әлеге чарада ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ришат Хуҗин үзе һәм бүлекчә хезмәткәрләре дә катнашты.

Бу акция нидән гыйбарәт соң? Яшь юл хәрәкәте инспекторлары машиналарны туктатып, йөртүчеләренең исләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төшерделәр.

– Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Юлларда, аеруча балалар күп йөргән урыннарда сак булыгыз, тизлекне киметегез, җәяүлеләргә юл бирегез, – диделәр алар һәм бүләк итеп караңгы вакытта торак пункттан читтә йөрү өчен яктылык кайтаручы элемент та бирделәр.

Мөмкинлектән файдаланып кайбер транспорт белән идарә итүчеләргә без дә сорауларыбызны бирдек.

– 43 ел транспорт белән идарә итү стажым бар, – диде Альберт Князев. – Юлда игътибарлы булырга кирәк. Телефоннан сөйләшеп бармаска. Бу сүзләрне профессиональ шофер буларак яшьләргә киңәш итеп әйтәм.

– Балалар үзләре өлкәннәрне өйрәтә. Үтемлерәк тә, күңелле дә. Мин үзем юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклыйм, балаларны күрсәм, шунда ук тизлекне киметәм, аларга юл бирәм, үткәреп җибәрәм, – диде Фәния Нурмөхәммәтова.

Ташкичтән Тәнзил Котдусов та шундый ук сүзләр әйтте. Балаларның киңәшләрен игътибар белән тыңлады.

– “Светофорчик” яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды 2005 елдан бирле эшләп килә. Безнең отряд республика бәйгеләрендә дә катнашып, җиңүләр яулады. Бер тапкыр беренче, ике тапкыр өченче урыннарны алдык, – диде Лилия Әхмәтгалиева. – Беренче сыйныфтан башлап балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтәбез. Даими рәвештә шундый акцияләр үткәрәбез. Аларны балалар бик ярата һәм теләп катнаша.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International