Арбаны кыш әзерлиләр

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Арбаны кыш әзерлиләр

Казансу елгасында кыр үрдәкләре йөзә, юл буйларында инде җир ачылган, басуларда яшәреп чыккан уҗымнар күзгә чалына. Синоптиклар быел кар бер айга алданрак эри башлады, дип әйтә. Борынгылар да көн озынлыгы унөч сәгатьткә тулганда сабан җигәргә кирәклеген искәртеп калдырган.

Дөрес, хәзер сабан җигәсе юк инде. Әмма моңа карап игенченең бүген дә мәшәкатьләре җитәрлек. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендәге мәгълүматларга караганда, “Мәрҗани” ширкәтендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың 50 проценты гына әзер. Ә менә “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Ватан”, “Игенче”, “Кырлай”, “Северный” хуҗалыкларында арбаны кыштан әзерләп куйдылар. Алар иртәгә кырга чыгарга, дисәләр дә аптырап калмаячак.

Басуларга күз сала–сала Иске Чүриле авылындагы машина–трактор паркына якынлашабыз. Оештыру ягыннан яңа гына үзгәрешләр кичерсә дә (“Татарстан” ширкәте хәзер “Яңарыш” исемен йөртә) һәркем үз эшендә. Баш агроном Рамил Мөхәммәтшин орлыклар саклана торган амбарларга алып керде. Аларда да эш башланган инде. Орлыкларны кузгатып кышкы “йокыдан” уяталар.

– Уртача тәүлеклек температура плюс 5 градустан артканда агулый башларга була, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Раил Шакирҗанов.

Куәтле “Нью Холланд” тракторы янында күптәнге танышыбыз Габделфәрит Зыятдиновны очратабыз. “Пенсиягә чыктым, тракторны улым Фәнилгә тапшырдым”, – ди. Аталы–уллы Зыятдиновлар районда да билгеле кешеләр, кыр эшләренең иң җаваплылары тапшырыла аларга. Көздән үзләренә беркетелгән техниканы түбә астына кертеп саклауга куйганнар, хәзер менә тагын бер тапкыр күздән кичерәләр.

Илһам Вәлиев “Роса” агрегатын алып чыгарга әзерләнә. Ашлама сибү өчен кар беткәнне дә көтмәячәкләр, якындагы көннәрдә эшне башлыйбыз, дип торалар.

Республика буенча бер гектарга уртача 65 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) минераль ашламалар кертү бурычы куелды.

– Безнең районда әлегә бер гектарга 25 килограмм минераль ашлама тупланды, – ди Раил Шакирҗанов. – “Кырлай” ширкәтендә – 75, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Венета” ширкәтләрендә 65әр килограмм туры килә.

Бу мәсьәләдә дә элеккеге “Вамин” хуҗалыклары аксый – нибары 10 килограмм чамасы ашламалары бар. Шушы урында киләчәккә өмет чаткысы уята торган яңалыклар белән таныштырып узыйк. Элекке “Арча” ширкәте биләмәләренең Божа, “Агросинтез” бүлекчәләре, “Игенче” бүлекчәсенең Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш авыллары “Сервис–агро” ширкәтенә бирелде, хәзер алар “Үзәк” хуҗалыгы дип йөртелә. “Игенче” бүлекчәсенең Күпербаш, Казиле авыллары кергән өлешендә “Казанка” ширкәте оешты. “Төрнәле” бүлекчәсенә дә яңа инвестор килде, исеме шул килеш калды.

“Мәрҗани” ширкәтендә дә үзгәрешләр көтелә. Аның Ашытбаш, Акчишмә авыллары кергән өлешендә “Нуриев” крестьян–фермер хуҗалыгы оешты инде.

Элеккесеннән дә начар булмаслар әле, дип өметләнә халык. Соңгы елларның ачы тәҗрибәсе җирне дә, кешеләрне дә алдап ерак китеп булмаганны күрсәтте.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International