“Язгы Ярминкә”

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

“Язгы Ярминкә”

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәткәрләре “Язгы ярминкә” диеп исемләнгән    күңел ачу чарасы үткәрделәр.    Балалар һәм   үзәк белгечләре  рус фольклор халык  милли традицияләре белән бәйләнгән тамаша күрсәттеләр. 

    Ярминкә рус халкының гореф-гадәтләрен чагылдыру максаты белән оештырылды.   Рус халкында ярминкәләр күптән барлыкка килгән  һәм сакланып барган. Халык аны уен- көлке,   төрле халык биюләре, җырлар, күңелле такмаклар белән бизәгән. 

    Бәйрәмдә балалар  шул чор киемнәре белән  ярминкә барышын күрсәттеләр, күңелле җырлы такмаклар, түгәрәк җырлы –биюләр, кашыкчылар ансамбеле чыгыш ясады. Зал чын ярминкәдәгечә самавырлы- коймаклы бай өстәлләр, зур шәл-яулыклар, кул эшләре белән бизәлде.

     Шуклардан башка нинди ярминкә инде ул? Бәйрәмгә килгән Фома белән Ерёма кунакларның күңелләрен күрделәр, шаярдылар, көлделәр. Ярминкә коймак белән сыйланып, өстәлдәге күчтәнәчләр белән  чәй эчеп тәмамланды.

      Музыка белгече Галиева Ләйсән әйтүе буенча, мондый чаралар халык традицияләренә мәхәббәт уята, балалар коллективын берләштерә, изгелекле мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә, тарихи байлыкларны буыннан –буынга җиткерү мөмкинлеге тудыра, халыклар дуслыгын беркетә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International