21 мартта Яр Чаллы шәһәрендә "Моң чишмәсе" Ачык Төбәк фестиваль-конкурсы булып узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы гына чыгыш ясады.
"Инструменталь башкару" номинациясендә Хәбибуллин Рәйхан (курай, укытучысы Альберт Гайнетдинов) II дәрәҗә лауреат; Шәрәфиев Камил (гармун, укытучысы Заһидә Гәйфуллина) II дәрәҗә лауреат; Гайнетдинов Илдус (гитара) – II дәрәҗә лауреат, Фәйзрахманова Сусанна (гитара) – III дәрәҗә лауреат, Гайфетдинов Рөстәм (гитара) – I дәрәҗә дипломант, Әсәдуллин Алмаз (гитара) – II дәрәҗә дипломант (укытучылары Альмира Фәхретдинова); Мостафин Даниф (баян) – I дәрәҗә, Бәдретдинов Искәндәр (баян) – II дәрәҗә, Хафизов Илназ (баян) – III дәрәҗә дипломант (укытучылары Нәзир Фәхретдинов) исеменә лаек булды.
Җиңүегез белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешүегезне телибез!