23 нче март көнне Арчаның 3 нче номерлы мәктәбе спорт залында 2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш ярышлары узды. Бу ярышларда районыбызның 11 мәктәбеннән 43 бала катнашты. Балалар 10 үлчәү категориясенә бүленеп бил алыштылар.
Барлык җиңүчеләр дә “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән медаль, грамота белән һәм Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М. , Арчаның 3 нче номерлы мәктәбе директоры Фатыхова Л.Р. тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр. Һәр катнашучы кайнар ризык белән тукланды.