Волейбол буенча ачык турнир узды

2017 елның 24 марты, җомга

22 нче март көнне 2003-2004 нче елгы егетләр Һәм кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Анда Саба, Кукмара, Теләче, Әтнә районнары  командалары, Казанбаш, Иске Ашыт, Яңа Кенәр, Ашытбаш, Арчаның 5 нче номерлы мәктәбе  командалары катнашты.  Егетләр 8 команда, кызлар 6 команда арасында көч сынаштылар. Уеннар озак һәм киеренке барды. Кызлар арасында беренче     урынга  Кукмаралылар лаек булды, икенче урында Яңа Кенәр мәктәбе кызлары, 3 урында Сабалылар. Егетләр арасында 1 нче урында – Яңа Кенәр мәктәбе командасы, 2 урында – Казанбаш мәктәбе командасы, 3 урында Әтнә районы Күнгәр мәктәбе егетләре. Барлык призерлар да медаль, грамота  белән бүләкләнделәр. Арча районы волейбол федерациясе җитәкчесе Муллагалиев Рафаэль Адгамович  тарафыннан катнашучы барлык 14 командага  да тәмле тортлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International