Йөзү буенча ярышлар

2017 елның 24 марты, җомга

21 март көнне “Арча” спорткомплексында йөзү буенча Арча районы беренчелегенә 2003-2004, 2005-2006, 2007-2008 нче елгы кызлар һәм малайлар арасында ярышлар узды. Ярышларда “Арча” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар һәм Саба районыннан килгән балалар катнашты. Ярышның спонсоры – Арча районының йөзү федерациясе рәисе Сибагатов Н.Х. Барлык призерлар да медаль, грамота һәм спонсордан призлар  белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International