22 мартта Чистай шәһәрендә фольклор коллективларның "Моңлы тамчы" V Республика фестивале булып узды. "Балкашык" фольклор ансамбле (җитәкчесе Альберт Гайнетдинов), фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды.
Ансамбль һәм аның җитәкчесе Альберт Гайнетдиновны җиңүләре белән котлыйбыз, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!!!