“СЕВЕРНЫЙ” Хуҗалыгы җитәкчесе призына көрәш

2017 елның 24 марты, җомга

“СЕВЕРНЫЙ” Хуҗалыгы җитәкчесе призына көрәш

18 мартта Шушмабаш авылы мәдәният йортында 2000 елгы егетләр һәм аннан яшьрәкләр арасында “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе призына татарча көрәш буенча Арча районы беренчелеге узды.

Бу ярышларда районыбызның 19 мәктәбеннән һәм Арча педагогика көллиятеннән 142 яшь көрәшче катнашты. Ярыш-лар 10 үлчәү категориясендә үтте.

 

Җиңүчеләр:

32 кг га кадәр үлчәү авырлыгында:

1 урында – Таһир Кәримов (Шушмабаш мәктәбе);

2 урында – Айрат Әхмәдуллин (Иске Чүриле мәктәбе);

3 урында – Илназ Сафин (Сикертән мәктәбе);

4 урында – Рәйхан Шерматов (Кушлавыч мәктәбе).

36 кг га кадәр үлчәү авырлыгында:

1 урында – Илдар Гобәйдуллин (Шушмабаш мәктәбе);

2 урында – Рәсүл Вәлишин (Иске Чүриле мәктәбе);

3 урында – Инсаф Нигмәтҗанов (Апаз мәктәбе);

4 урында – Ренас Низамов (Утар Аты мәктәбе).

40 кг га кадәр үлчәү авырлыгында:

1 урында – Зөлфәт Әсхәдуллин (Иске Чүриле мәктәбе);

2 урында – Эльмир Гыйззәтуллин (Курса–Почмак мәктәбе);

3 урында – Сәйдәш Әхмәтханов (Курса–Почмак мәктәбе);

4 урында – Илсаф Хәбибуллин (Яңа Кенәр мәктәбе).

45 кг га кадәр үлчәү авырлыгында:

1 урында – Динарис Таҗетдинов (Шушмабаш мәктәбе);

2 урында – Зөлфәт Рамазанов (Курса–Почмак мәктәбе);

3 урында – Динияр Муратов (Арчаның 3 нче мәктәбе);

4 урында – Альмир Мостафин (Иске Чүриле мәктәбе).

50 кг га кадәр үлчәү авырлыгында:

1 урында – Илдан Хәкимов (Курса–Почмак мәктәбе);

2 урында – Альмир Чумаков (Апаз мәктәбе);

3 урында – Фәнзил Кәримов (Арча педагогика көллияте);

4 урында – Рәдис Закиров (Утар Аты мәктәбе).

55 кг га кадәр үлчәү авырлыгында:

1 урында – Инсаф Галәветдинов (Арча педагогика көллияте);

2 урында – Илнур Рамазанов (Курса–Почмак мәктәбе);

3 урында – Рәмис Галәветдинов (Арчаның 5 нче гимназиясе);

4 урында – Инсаф Абдуллин (Яңа Кенәр мәктәбе).

60 кг га кадәр үлчәү авырлыгында:

1 урында – Рәмзил Әхмәтҗанов (Курса–Почмак мәктәбе);

2 урында – Ранис Низамов (Шушмабаш мәктәбе);

3 урында – Рәмис Нәбиуллин (Сеҗе мәктәбе);

4 урында – Рүзәл Хуҗиев (Түбән Аты мәктәбе).

65 кг га кадәр үлчәү авырлыгында:

1 урында – Илвир Гыйбадуллин (Арча педагогика көллияте);

2 урында – Фазыл Вилданов (Шушмабаш мәктәбе);

3 урында – Мордан Таджиев (Иске Чүриле мәктәбе);

4 урында – Раниф Нурисламов (Урта Курса мәктәбе).

70 кг га кадәр үлчәү авырлыгында:

1 урында – Раил Котдусов (Апаз мәктәбе);

2 урында – Данир Сөләйманов (Арчаның 2 нче мәктәбе);

3 урында – Алимас Кәримов (Шушмабаш мәктәбе);

4 урында – Илфат Шакиров (Утар Аты мәктәбе).

70 кг нан югары үлчәү авырлыгында:

1 урында – Айзат Һадиев (Шурабаш);

2 урында – Айдар Мөхәрләмов (Урта Курса мәктәбе);

3 урында – Айнур Сөнгатуллин (Шушмабаш мәктәбе);

4 урында – Раян Хәлиуллин (Наласа мәктәбе) .

“Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин барлык җиңүчеләргә дә акчалата бүләк тапшырды. Алар шулай ук медаль һәм грамота белән бүләкләнделәр.

Командалар арасында урыннар түбәндәгечә:

1 урында – Шушмабаш мәктәбе;

2 урында – Курса–Почмак мәктәбе;

3 урында – Иске Чүриле мәктәбе;

4 урында – Апаз мәктәбе.

Җиңүче командалар кубок һәм диплом белән, ә аларның тренерлары акчалата премия белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучылар да кайнар ризык белән тукландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International