“Гүзәлем Әсәл” Арча сәхнәсендә

2017 елның 24 марты, җомга

“Гүзәлем Әсәл” Арча сәхнәсендә

Чынгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Гүзәлем Әсәл” спектаклен моннан күп еллар элек караганым бар иде. Г.Камал исемендәге академия театры артистлары куйды. Төп рольләрдә Наилә Гәрәева (Әсәл), Ринат Таҗетдинов (Ильяс), Шәүкәт Биктимиров (Байтимер) уйнады. Анда барган вакыйгалар шулкадәр күңелгә сеңеп калган, күпме вакыт үтүгә карамастан, әлеге артистларның уйнаулары әле дә күз алдында.

Һәм “Гүзәлем Әсәл” яңадан сәхнәдә. Бу юлы аны Әтнә дәүләт театры сәхнәләштергән. Әтнәдә премьерасы булуы, әтнәләрнең бу әсәрне Мәскәү тамашачыларына да тәкъдим итеп, зур уңыш казанулары турында ишетеп тә, укып та белә идек. Тик ишетү бер нәрсә, ә үз күзең белән күрү бөтенләй икенче. Камаллар куелышындагы спектакльдән алган тәэсирләрне юкка чыгармаслармы, күрәсе килгән матурлыкны, уй–кичерешләрне бирә алырлармы? Әтнә дәүләт театры Арчада Чынгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл”ен куя дигәч, башта шундый сораулар бөтерелде.

– 1973 елда “Гүзәлем Әсәл” белән Ульяновскида Пушкин исемендәге театр сәхнәсендә Бөтенсоюз фестивалендә чыгыш ясап, лауреат исемен яулаган идек. Ул вакытта аны Гомәр Мәрдәнов сәхнәләштерде. Төп рольләрдә Реваль Мохтаров, Җәүһәрия Мәрдәнова уйнап, шуның өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булдылар, – диде Марат Хәбибуллин. – Шуннан безне Мәскәүгә чакырдылар. Күптән түгел, 44 елдан соң яңадан Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясадык. Тамашачы басып алкышлады. Монысын Татарстанның халык, Россия- нең атказанган артисты Илдар Хәйруллин сәхнәгә куйды. Премьерасына Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева үзе килгән иде, – диде ул соңыннан.

– Ә нәрсәгә “Гүзәлем Әсәл”гә кире кайтырга булдыгыз?

– 2018 елда Әтнә театрының 100 еллык юбилее була. Шул уңайдан без Гомәр Мәрдәнов куйган спектакльләрне яңа дөнья- да, яңа артистлар белән яңадан сәхнәгә меңгерергә булдык.

Очрашу артыннан очрашу. Саубуллашып Марат яныннан гына киткән идек, каршыга Сарай–Чокырча егете Айдар Вәлиев килеп чыкты. Байтимер образында. Әтнә дәүләт театрында эшләве турында хәбәрдар идек. Педагогика көллиятендә укыган вакытында “Җидегән чишмә” Арча халык театрында Туфан Миңнуллинның “Саташу”ында уйнап йөрде ул. Шуннан сәхнәне гомерлек юлдашы итеп сайлады. Айдар өчен сөенәбез һәм аңа артист тормышында югары үрләр телибез. Бүгеннән үк төп рольләрне иҗат итә башлаган икән, димәк, аның киләчәге өметле.

Ниһаять, спектакль башланды. Зал халык белән шыгрым тулы. Безнең Арча тамашачысы зәвыклы һәм бик таләпчән дә. Ә спектакль уңышының күп өлеше залдагыларның уенны ничек кабул итүеннән тора. Моны әтнәләр бик яхшы аңлый.

Беләсезме, артистлар үзләренең тел тидермәслек бик яхшы уеннары белән спектакльнең беренче минутыннан тамашачы игътибарын яулап алды. Залда тып–тын иде. Халык гади шофер Ильясның (бу рольне үзе яшь, үзе чибәр, уттай җитез, тимердәй кызу Фаяз Хөсәенов иҗат итте) һәм авыл кызы Әсәлнең (сәхнәдә беренче тапкыр күренүгә чибәрлеге, мөлаемлыгы, эчкерсезлеге, беркатлылыгы белән тамашачы ихтирамын яулап алган Гүзәл Гафарова) мәхәббәте турында бу әсәр. Язмыш сынаулары кызу канлы Ильясны тормыш лабиринтында адаштыра. Тормышның ачысын–төчесен күрер-гә өлгергән, югалтулар аша чын сөюен тапкан Байтимер белән очрашу Ильяска бәхетнең кадерен аңларга мөмкинлек бирә. Тик, кызганыч, ул мәхәббәтен кире кайтарырга соңга калган була инде. Мәхәббәте өчен туган йортыннан чыгып киткән, җан сөйгәненең хыянәте белән очрашкан Әсәле әтиле килеш әтисез калган улы Самат (Ихсан Исхаков) беренче тапкыр әти дип дәшкән, үзен чын сөю белән яраткан Байтимерне (Айдар Вәлиев героеның сабырлыгын, кешелеклелеген ачып бирә алды) сайлый.

Спектакльдә төп рольне дә уртача гына, кечкенә генә, шулай ук тискәре рольне дә менә дигән итеп уйнарга, тамашачы мәхәббәтен яуларга була. Җантай (Иске Кишет егете Раил Сәләхиев), Камал (Илфат Шәрифуллин), Хәдичә (Кушлавычтан Зөһрә Мөхәммәтшина), Аманҗолов (Марат Хәбибуллин), Фатыйма (Алсу Мөсәвирова) Арча тамашачысы тарафыннан көчле алкышларга лаек булды.

Гомумән, ул көнне тамашачы алкышларга юмарт иде. Арчалар мәхәббәтен яулый алган, тамашачы аягүрә басып алкышлаган икән, артистларның зур уңышы бу.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International