Аларга Арчада ошый

2017 елның 24 марты, җомга

Аларга Арчада ошый

Безнең Арча татар районы булып санала. Әмма төрле милләт халкы – рус, мари, удмурт, үзбәк, украин, әрмән һәм башкалар – бер гаилә булып дус һәм тату яши. Шәһәребездә корея милләте вәкилләре дә бар. Арчада Цойлар гаиләсе турында белмәгән кеше юктыр.

Игорь Цой белән очраша алмадык. “Ул Казанга йөреп эшли, ТЭРда (җылылык–энергетика җиһазлары ремонты) баш инженер, соң гына кайта, – диде хатыны Зөлфирә. Аны күптәннән беләм, балалар Арчаның өченче мәктәбендә бер сыйныфта укыды. Кием–салым базарында эшли.

– Мин үзем татар милләтеннән, бабайларым Әтнә районының Мокшы авылыннан. Хөснетдин бабай хатыны вафат булгач, сугышка кадәр үк Каракалпакстанга барып урнашкан. Дүрт баласын үз янына алган, берсе авылда калган. Шунда икенче тапкыр өйләнгән. Әтием Рәфкать әнием белән Мокшыда күршеләр булган. Армиядән кайткач, өйләнешеп, аны да алып киткән, – диде Зөлфирә үзе белән таныштырып. – Ә мин Россиядә, Чиләбедә туганмын. Әти шунда эшләп алган. Дөрес, ике елдан яңадан Каракалпакстанга кайткан. Без анда Тахиаташ (таш түбәтәй дигәнне аңлата) шәһәрендә гомер иттек.

Ә Игорь Цойның бабасы Россиядә туып–үскән кореялы, әбисе рус, әнисе чын кореялы. Игорь үзенең милләте турында сорашканда шаяртып “халыклар дуслыгы” дип җавап бирә икән. Әнисе Капитолина Семеновна Ашхабадта Беренче медицина институтында укый (Игорь да Ашхабадта туа), Каракалпакстанда хәрби госпитальдә табибә, шифаханә–профилакторийда баш табибә булып эшли.

– Игорь белән без Ташкентта институтка кергән вакытта таныштык, очраша башладык. 28 ел инде бергә яшибез. 1 апрельдә өйләнештек. “Шаяртмакчы гына булган идем, барып чыкмады”, – ди Игорь көлеп. Ул “Тахиаташ” ГРЭСында башта слесарь, мастер, аннан җитәкче урынбасары булып эшләде, – диде Зөлфирә. – Лаеклы ялга чыккач 2000 елда әниләр бу якларга күчеп кайтып, Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яши башладылар. Ә без гаиләбез белән 2002 елда кайтып Арчада урнаштык. Башта фатирга кереп тордык, аннан иске генә йортта яшәдек. Тора–бара Казан урамында йорт салып чыктык.

Гаиләнең бу якларга күчеп кайту сәбәбе – балаларын укыту. Каракалпакстанда уку йортларында белемне каракалпак яки үзбәк телендә генә бирәләр икән. Биредә кызлары Альбина, игезәк балалары Оксана белән Владимир Арчаның өченче мәктәбендә укыган. Альбина да, Оксана да башка милләт балалары арасында татар теленнән олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулап килгән. Икесе дә мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаганнар. Альбина туризм буенча Россия академиясенең Казан филиалында белем алып, башкалада туристик фирмада эшли, инглиз теленнән тәрҗемәче дә. Татар егете белән гаилә корып җибәргән. Владимир Казан энергетика университетында укый, шул ук вакытта әтисе янында слесарь хезмәтен дә башкара. Оксана да югары белем алып, хәзерге вакытта Таиландта эшли. Ике кызлары да бүгенге көндә икенче югары белем үзләштерә.

– 2005 елда кайнанам Капитолина Семеновна да кызы Светлана, оныгы белән Арчага күчеп кайтты. Озакламый Игорьның энесе Валера, сеңлесе Марина да гаиләләре белән Арчада төпләнде. Барысы да шәһәрне бик яраталар. Кайнанамның барлык дуслары – татар хатыннары. Ул ашларга да йөри. Бирегә күчеп кайтуына һич тә үкенми. Аларның барысына да Арчада ошый, – ди Зөлфирә.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International