Ана телен саклау – изге бурыч

2017 елның 24 марты, җомга

Ана телен саклау – изге бурыч

Шурабаш мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Антипова район Иҗтимагый совет утырышында Татарстан халыклары съездына делегат итеп сайланды. Тиздән 22 апрельдә буласы Татарстан халыклары Съездына алар Арча районыннан 9 делегат барасы.

Утырыштан соң без Олеся Антипованы делегат булып сайлануы белән котладык һәм сөйләшеп утырдык. Олеся Игоревна Шурабаш мәктәбендә мари милләтендәге балаларга ана телендә белем бирә. Мәктәптә эшли башлаганына 14 ел. Үзе дә мари милләтеннән. Мари һәм рус телендә генә түгел, рәхәтләнеп татарча да сөйләшә. Алар Шурабаш авылында татарлар белән бергә яши. Дус, тату көн итәләр. Катнаш гаиләләр дә бар. Олеся үзе шушы авылда туып–үскән. Авылдаш егете, шулай ук мари милләтеннән, Валерий Антиповка кияүгә чыга. Ике малай (Эмильгә 10 яшь, Аделгә 5 яшь) тәрбияләп үстерәләр.

Олеся ветеран китапханәче Федор Антипов гаиләсенә килен булып килә. Әле күптән түгел генә Федор Антипов мари телендә газета–журналлар алабыз, ана телебездә телевизордан тапшырулар карыйбыз, дип сөйләп торган иде. Авылда мари халыкларының “Шишор” фольклор ансамбле яшәп килә. Бүген аны Олеся Антипова җитәкли.

– Шишор ул көмеш су дигәнне аңлата, – дип сөйли Олеся Игоревна. – Безнең авыл уртасыннан Шура елгасы агып чыга. Челтер–челтер көмеш су, дип җырлыйлармы әле... Ансамбль 1957 елда оешкан. Аны Тукташ Туйбатров оештырган. Ансамбльгә 1991 елда халык исеме бирелде. Бүген күбрәк балалар белән шөгыльләнәбез. Киемнәребез дә бар. “Йолдызлык” конкурс–фестивалендә катнаш-
тык. Олыларны да чакырабыз. Район һәм республиканың мәдәни чараларында катнашып торабыз. Тамашачы бик яратып кабул итә. Без андый очрашулардан күңелләребез күтәрелеп, сөенеп кайтабыз.

Район сәхнәсендә, Сабантуйларда “Шишор” ансамбле чыгышын күреп торабыз. Алар җырлап–биеп сәхнәгә килеп чыга, шуларга кушылып, тыпырдап биеп китәсе килә...

Антиповлар гаиләдә ана телендә сөйләшә. Балалар кечкенәдән 4 телне (мари, рус, татар һәм чит тел) белеп үсә.

Олеся Антипова күпмилләтле илдә дус яшәүнең серен халык-
ларның бер–берсен хөрмәт итеп көн итүендә күрә. “Бездә нәкъ шулай”, – ди ул. Шурабаш авылында татар һәм мари бәйрәмнәрен оештырып торалар. Сабантуй, Семык – җәен мәрхүмнәрне искә алалар, бәйрәм өстәле ясыйлар, болынга чыгалар, Шорыкйол (Сарык аягы) яңа елның беренче атнасында төрле кос-
тюмнардан, маскалардан гаиләдә иминлек, тынычлык булсын өчен бәйрәм оештыралар. Бергә–бергә рәхәтләнеп күңел ачалар. Узган ел Олеся Антипова Бөтенроссия ана теле укытучыларының осталык дәресе конкурсында катнашып, дәрәҗәле өченче урынны алуга ирешә.

Без Олеся Игоревнага игелекле эшендә уңышлар телибез! Әйе, һәркайсыбызга ана теле кадерле. Аны сак-лау һәм бер–береңне ихтирам итү һәрберебезнең изге бурычы булып тора. Делегатларга Татарстан халыклары съездыннан рухланып, яңа идеяләр белән кайтырга язсын!

Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International