Яшәп калыйк, яшьнәп калыйк
“Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле иҗат бәйрәменең исеме әнә шундый иде. Алар оешканга 10 ел. Юбилейны матур итеп район Мәдәният йортында билгеләп үттеләр.
Ансамбльгә йөрүчеләрнең күбесе районыбызның төрле тармакларында эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары. Араларында бала чаклары сугыш чорына, яшьлекләре сугыштан соң авыр елларга туры килгән апалар бар. Алар: Гайшә Якупова, Филсинә Сафина, Гөлфия Исламова, Венера Солтанова, Зөлфирә Габделбәрова, Гөлнәзирә Тимершәехова, Линиза Садыйкова. Ансамбльне шулай ук Фәридә Әхмәдуллина, Халисә Бариева, Раилә Сәлимҗанова, Нурия Мәгъсүмова, Фәния Сабирҗанова, Язилә Баһаветдинова, Ибраһим Сабиров, Вилорик Зыятдинов, Илфат Әскәров-тан башка күз алдына китереп булмый. Үзләре күркәм, күлмәкләре матур, йөзләре, күзләре янып тора. Ансамбльнең исеме җисеменә туры килә. Яшь йөрәкләр...
Питомник клубы мөдире Нәсимә Гарифуллина тырышып йөрмәсә, бу ансамбль бәлки булмас та иде. Бүген инде ансамбль район сәхнәләрендә генә чыгыш ясап калмыйча, Казан сәхнәләренә дә менде. Төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчеләре Нәсимә ханым турында: “Искиткеч тырыш, таләпчән, үз эшен чын күңеленнән яратучы, һәртөрле мактауга лаек шәхес ул”, – диләр. Ансамбль оешкан көннән йөргән Гайшә апа Якупова коллективка багыш- лап шигырь язган, сәхнәдә шуны укыды һәм үзе бәйләгән озын сөлгене бүләк итте. Сәламәтлеге буенча Гайшә апа ансамбльгә йөрмәсә дә, күңеле белән ул шулар белән яши.
– Өйгә килеп хәлемне белеп торалар, рәхмәт, – диде ул. – Нәсимә, Гайшә апа, син өйдәме, хәзер килеп җитәбез, дип шалтырата да, шаулашып килеп тә керәләр. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз, җырлар җырлыйбыз...
Ансамбльнең музыка җитәкчесе – Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Минхәерова.
– Коллектив белән 4 ел эшлим, – дип сөйләде ул. – Бик яратам үзләрен. Энергияле, репетициягә килергә ашкынып торалар. Берсеннән–берсе оста җырлыйлар. Алар янында хәтта яшәреп китәсең. Мин бит балалар белән эшлим. Олылар белән эшләү – бу минем өчен яңа һөнәр, кызыклы шөгыль. Хәзер без 3 төрле тавышка җыр- лыйбыз. “Балкыш” республика фестивалендә лауреат булдык. Татар телевидениесендә “Җырлыйк әле” тапшыруында катнаштык.
Ансамбль җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина Арча стан- циясендә “Колос” клубында эшләгәндә урам концертлары оештырып, матур җырлаучыларны ачыклап, ансамбль туплады. Питомник клубына эшкә күчкәч тә ул талантларны барлавын дәвам итә. Питомниктан Линиза апа Садыйкова:
– Электән җырлыйм. Аягым сынып, туктап торган чагым иде. Нәсимә өйгә килеп ча- кырды, – дип сөйләде ул. – Килмәсә, башка сәхнәгә чыкмый идем. Ничек бардым, сәхнә миңа яшәргә көч бирә.
Коллективны зурладылар. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов һәркайсына Рәхмәт хатлары тапшырды. Район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов Мактау грамотасы бирде. Арча шәһәр комитетыннан сертификат бүләк ителде.
Казаннан Татарстан Республикасының Традицион мәдәният үсеше үзәгенең директор урынбасары Гали Габдрахманов белән композитор, җырчы Риф Гатауллин да кайткан иде. Гали Габдрахманов:
– Моңарчы сезгә ничек халык исеме бирелмәгән? – дип, ансамбльгә югары бәя бирде. Һәм халык исеме биреләчәген ышандырды. Риф Гатауллин шулай ук ансамбльгә карата үзенең ихтирамын белдерде.
“Яшь йөрәкләр” ансамбле үз юбилеен сәхнәдә җырлап, сөенечле хәбәрләр, мактаулар, котлаулар ишетеп, бүләкләр алып, тамашачының кайнар алкышлары белән билгеләп үтте. Коллективка исәнлек- саулык, уңышлар телибез!
Румия Надршина