Тормыш дәвам итә
Мин хәзер сөйләячәк вакыйгалар бераз әкияткә дә охшаш. Чыннан да, бер ай эчендә хезмәт хакы ун мең сумга арта аламы? Ала икән шул! Кайда дисезме? Үзебезнең районда, элеккеге “Арча” ширкәтенең “Төрнәле” бүлекчәсендә.
Быел 12 февральдә әлеге бүлекчәгә кергән биләмәләрне Лотфуллин Зөфәр Равил улы дигән инвестор алды. Ул республикада билгеле эшмәкәр, Биектау районында әйбәт кенә эшләп килүче хуҗалыгы бар.
Яңа инвестор беренче очрашуда ук: “Сыер савучылар айга 25 мең сумнан да ким хезмәт хакы алырга тиеш түгел!” – дип шаккатыра. Айга 6–7 мең сумнан артык хезмәт хакы күрмәгән, анысын да вакытында ала алмаган терлекчеләр өчен бу чыннан да әкият кебек тоелгандыр. Аванс та алачакларын ишеткәч, бигрәк тә кыюланып китеп, яңа хуҗадан: “Бераз ит бирә алмассызмы?” – дип сорыйлар.
– Сезнең балаларыгыз да бардыр, килосын 200 сумнан арттырмыйча бирербез, – ди Зөфәр Равил улы.
Хәзер “Лотфуллин З.Р. авыл хуҗалыгы предприятиесе” дип йөртеләчәк ширкәтнең башкарма директоры, районда иң тәҗрибәле хуҗалык җитәкчеләренең берсе Тәлгать Закиров та: “Сыер савучы – хуҗалыкның йөрәге, – ди. – Сыерны бозучы да, яхшы сыер итүче дә – сыер савучы. Юклы–барлы түләү белән иң әйбәт савымчыларны качырып бетердек тә, аннан–моннан кеше эзләргә калдык”.
Ширкәтнең икътисадчысы Алия Гатауллина безгә терлекчеләрнең соңгы айдагы хезмәт хакларын исәпләп күрсәтте. Сыер савучыларныкы уртача – 17 мең сум.
– Моңа ничек ирештегез? – дип сорыйм.
– Сыерның сөте телендә, – ди башкарма директор, елмаеп.
Әкиятнең моңсу өлешенә күчәбез. Ышана-
сызмы – чокырларда силос, сенажның әсәре дә юк. Саламга хәтле юк, амбарларда бер бөртек ашлык, фураж юк. 20–30 төргәк печәннән башка берни юк. Гыйнварда сыерлар 5 литр сөтне ничек бирә алган диген әле?
Ярый әле яңа инвестор килеп коткара. Биектаудан бик яхшы сыйфатлы силос, печән, салам ташый башлыйлар. Мари Республикасыннан булдыклы кешеләр сенаж китерә. Бер сыер хәзер көнгә 4 килограмм фураж, 4 килограмм патока, 2 килограмм майсыз түп, ярты килограмм азык чүпрәсе, акбур, азык содасы, теләгән кадәр тоз, сенаж, силос, печән, салам ашый.
Маллар үзләрен оҗмахка эләккән кебек сизәдер. Сөтлебикәләрнең сөт юллары ачыла. Бүген уртача савым 13 килограммнан артык, көн саен 6 тонна сөт саталар. Киләчәктә аны – 10, аннан соң 15 тоннага җиткерү бурычы куелган. Яңа инвестор нәселле таналар кайтару артыннан йөри, авыру сыерларны да бетереп, нәсел эшен дә җайга салып җибәрсәләр, бу хыял да тормышка ашмаслык түгел. Азык әзерләү буенча да планнары зурдан.
– Силос та салынмады мени сездә? – дип сорадым Югары Пошалым фермасын күп еллардан бирле җитәкләүче, авылның чын патриоты, югары белемле белгеч Фәнис Саттаровтан.
– Кукуруз чәчкәннәр иде дә, үсмәде ул бездә, – диде ул.
Югары Пошалым районда үзенчәлекле бер утрау кебек. Ун сыер савучы, дүрт бозау караучы һәм фермада эшләүче башка кешеләр барысы да шушы авылныкы. Фермага эшкә килер идем, дип торучылар тагын бар икән әле.
– Акча һәркемгә кирәк, – ди мөдир. – Өч тапкыр савуга күчегез диделәр – күчтек, сыерларны чис- тарттылар, эшлим дип тора бездә халык.
Алда әле зур эшләр тора, язгы чәчү якынлаша. Яңа инвестор килгәнче техникага кагылучы да булмаган. Чәчкечләр, культиваторлар басудан ничек кайткан, шул килеш катып калган. Хәзер менә шуларны чис- тарталар, ремонтлыйлар.
Яңа “К–700”, “Амкадор” тракторлары кайткан.
Азык әзерләү техникасы, орлык чистарту линиясе, киптергечләр кирәк. Амбарлар, печән, ашлама складлары түбәләре бар да тишек, бер генә төзек түбә дә юк. Колхоз заманында төзелгән “АВМ”нарның тышкы кабыклары гына калган, ниндидер хәвеф үткән кебек шом салып утыралар.
Әлеге язманы тәмамлап утырганда Тәлгать Закиров шалтыратты.
– Бүген сөт тагын 238 литрга артты! – ди.
Тормыш дәвам итә.
Ильяс Фәттахов