Ике телне дә яхшы бел
Район Иҗтимагый советы утырышында Татарстан халыклары Съездына сайланган 9 делегат арасында Ашытбаш мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Әүхәдиева да бар.
Чыгышы белән Яңа Кенәр кызы Казан педагогика институтының татар теле һәм рус теле бүлеген тәмамлый. Юллама белән Ашытбаш мәктәбенә эшкә кайта. Инде менә 24 ел үтеп тә киткән. Авыл егете Рәдискә кияүгә чыга. Бүген инде кызы Айсинә университетта укый, улы Рүзәл – 6 сыйныфта. Кызы да үзе кебек ана телен ярата. Татар теле һәм әдәбияты буенча республика, Россия, халыкара конкурсларда катнашып, җиңү яулый. Быел 11 сыйныф укучысы Гөлинә Сәлимҗанова республиканың татар теле олимпиадасында җиңү яулады. Апрельдә кызны халыкара олимпиада көтә. Узган ел ул халыкара олимпиадада катнашып, 2нче дәрәҗә диплом алып кайтты.
Укытучы укучыларының уңышлары белән чын күңеленнән сөенә. Миләүшә Әүхәдиева районда татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада эшләрен тикшерү комиссиясе рәисе. Өч ел “Безнең иң яхшы укытучы” грантына ия булды. 2013 елда республикада “Иң яхшы татар теле укытучысы” конкурсында 1нче урынны яулап, Санкт–Петербург шәһәренә юллама белән бүләкләнде.
Ике ел рәттән “Укытучы – эксперт” конкурсында катнашып, грант отты. Бу конкурста катнашу өчен 2 ел рәттән укучың республика олимпиадасында урын алырга тиеш яки бер елда ике призчы әзерләү һәм комиссиядә эксперт булып эшләү шарт. Миләүшә ханым 2013 елдан укучыларның бердәм республика тес- ты эшләрен тикшерү буенча республиканың эксперт комиссиясендә эшли.
– Укытучы үз фәнен яхшы белергә тиеш, – ди Миләүшә Әүхәдиева. – Һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен ачыклап, эш итү сорала. Телгә сәләте булган бала белән аерым эшлибез.
Республикада татар телен үстерү сәясәте барган көндә ана теле укытучысын борчыган мәсьәләләр турында да сөйләштек.
– Татар телен куллануга ихтыяҗ тумый торып, ана телебезнең дәрәҗәсен күтәреп булмаячак, – диде Миләүшә Рәшитовна. – Татар мәктәбендә укыган бала һөнәр алу йортына укырга кергәндә татар телендә имтихан бирсен, укуын ана телендә дәвам итә алсын иде ул. Халык белән эшли торган урыннарда, дәүләт эшендә һ.б. татар һәм рус телендә сөйләшү шарт итеп куелсын. Казанга баргач, татарча сораганга татар кызының “по–русски говорите”, дип торуы безнең халыкны бер дә бизәми. Иң элек ана теле гаиләдә салынырга тиеш.
Без Миләүшә ханым белән башлангычларның “Мәдәни көндәлеге”нең әһәмияте, халыкны мәгърифәтле итү өчен нишләргә кирәген, татар халкының язмышы, әдәбият турында озак сөйләштек.
– Элек байлар телне, әдәбиятны, тарихны, мәдәниятне үстерү өчен үзеннән күп өлеш керткән, – дип сөйләде әңгәмәдәшем. – Алар язучылар, шагыйрь- ләр белән аралашкан, бергәләшеп иҗади кичәләр оештыр-
ганнар. Ә нишләп әле бүген дә шундый җылы очрашулар оештырмас-
ка? Менә әле яңа гына Апаз авылына язучылар, артистлар кайтып китте. Нинди җылы, күңелле кичә булды ул! Андый очрашуларны ешрак оештырырга кирәк. Моңа акчалы эшмәкәрләр дә тартылсын иде. Анда кемдер үз шигырен укысын, скрипка кылларын чиртсен... Тормыш ыгы–зыгысыннан азга гына онытылып, әдәбият, мәдәният дөньясында кайнап, уйланып алсаң яхшы. Мәгърифәтле халык булсак иде.
Без Миләүшә ханымга исәнлек–саулык, уңыш-лар телибез. Съезддан матур хис–тойгылар белән кайтырга язсын.
Румия Надршина