Сораулар күп җыелган
Узган җомгада “Надежда” торак милекчеләр ширкәте (җитәкчесе Ибраһим Сабиров) җыелышы булды. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең халык белән эшләү буенча урынбасары Дмитрий Плотников, “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Илдус Әһлиев, район башкарма комитеты инфраструктура үсеше бүлегенең торак–коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы җитәкчесе Илфат Рәхимов катнашты.
Мондый җыелышлар күптәннән үткәрелмәде инде, шуңа күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең сораулары да шактый җыелган иде. Җитәкчеләр белән очрашудан файдаланып, алар үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне күтәрделәр, үзләре өчен кирәкле мәгълүмат алдылар.
Җыелыш башында Дмитрий Плотников районда, шәһәрдә башкарылган эшләр турында сөйләде, йортлар төзелеше, шәһәр урамнарындагы юлларны, зиратларны төзекләндерү, балалар мәйданчыклары төзү һәм башка мәсьәләләргә тукталды, үзара салым акчасына Арчада нинди эшләр башкарылуы турында да әйтеп үтте.
– Бу акчага кичке шәһәрне яктырту буенча зур эш башкарылды. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында видеокүзәтү камералары (вокзал каршында, Җиңү паркында өчәр, стадионда дүрт) куелды. Быел үзара салым акчасына урамнарны яктырту буенча эш дәвам итәчәк, шәһәрдәге чишмәләр тәртипкә китереләчәк, юллар каралачак, – диде ул. – Сезгә шуны да җиткерергә телим, “Куркынычсыз ишегалды” программасы эшли. Шуның нигезендә “Таттелеком” ширкәте күпфатирлы йортлар ишегалларына видеокүзәтү җайланмалары куя. Урнаштыру бушка, ә хезмәт күрсәткән өчен бер камерага ай саен 900 сум түләп барырга кирәк булачак. Барлык фатирларга бүлгәч, зур сумма килеп чыкмый. Бу мәҗбүри түгел, әмма уңайлылыгы бар.
Безнең йортлар кайчан төзекләндерелер икән дип тә кызыксынды халык. Су мәсьәләсе дә күтәрелде. “Су каты. Чишмәдән ташыйбыз”, – дигән сорау да яңгырады. “Су проблемасы Арчада күптәннән килә. Район башлыгы Илшат Нуриев бу мәсьәләне үзе контрольдә тота. Станциянең өске ягында өч скважина белән су җибәрү җайланмасы ясалды. Яхшы су булачак”, – дип ышандырдылар халыкны. “Арчага җәяү йөрүчеләр өчен Казансу елгасы аркылы салынган уңайлы басма бар иде. Парк төзегәндә ул алынды. Кабат салыначакмы?” – дигән сорауга да Д.Плотников уңай җавап бирде.
– Парк киңәйтеләчәк. Агачлар киселде инде. Соңыннан күпер дә салыначак. Әмма әлегә кайсы тирәдә икәнен әйтеп булмый.
Җыелышта “Надежда” торак милекчеләр ширкәте җитәкчесе Ибраһим Сабиров 2016 елга тулы һәм эчтәлекле итеп исәп–хисап белән чыгыш ясады.
Мондый җыелышлар башка торак милекчәләр ширкәтендә дә булды. Аларда да җитәкчеләр күп сорауларга җаваплар бирделәр, халыктан кергән теләкләр, мөрәҗәгатьләрнең мөмкин булганча киләчәк эш планына кертеләчәген белдерделәр.
Гөлсинә Зәкиева