Үзебездән башларга кирәк

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Үзебездән башларга кирәк

Узган атнада үткән балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында җитди проблемалар күтәрелде. Аны район башлыгы урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Любовь Осина алып барды.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина җинаять җаваплылыгы яшенә җитмәгән балалар катнашында иҗтимагый–куркыныч эшләрне кисәтү буенча башкарылган эшләр турында сөйләделәр.

– Мәгариф учреждениеләрендә балигъ булмаган яшьтәге, социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук сәбәпсез дәрес калдыручы балалар белән күпкырлы эш алып барыла. Җәйге яллар, буш вакытларны кызыклы һәм файдалы итеп оештыру, спорт секцияләре, төрле түгәрәкләр – бар да шуңа юнәлтелгән, – диде Миләүшә Шакирова. – Әмма бала телевидение, радио, Интернет аша бик күп мәгъ- лүмат ала. Файдалы гына түгел, тискәре дә. Баланы бу бәйлелектән ничек коткарырга? Без менә шул сорауга җавап табарга тырышабыз.

Бүгенге көндә районда 728 күп балалы гаилә яши. Ведомствоара профилактик исәптә социаль яктан куркыныч хәлдәге 21 гаилә тора, аларда 45 балигъ булмаган яшьтәге бала тәрбияләнә. Шундый гаиләләрдә янгыннар яки башка төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы да бар. Аларны кисәтү максатында бездә нинди эшләр башкарыла? Халыкны социаль яклау бүлегенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Нурсөя Дәүләтшина әнә шулар белән таныштырды.

Арча агросәнәгать көллияте җитәкчесе урынбасары Лилия Вәлиева да бүгенге көн кадагына суккан проблеманы күтәрде, көллияттә балигъ булмаганнар арасында наркомания һәм токсикоманияне кисәтү буенча үзләрендә кулланылган чаралар турында сөйләде.

– Безнең бурыч – балаларны ялгыш юлга кереп китүдән йолып калу, – диде ул. – Бүгенге көндә көллияттә профилактик исәптә торган бер генә кеше бар. Район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нил Нигъ- мәтуллин җәмәгать тәр-
биячесе буларак студентны даими контрольдә тота, профилактик әңгәмәләр алып бара, өенә барып әти–әниләре белән аралаша, төрле районкүләм чараларга тарта.

Арча үзәк хастаханәсе психиатр–наркологы Рөстәм Әхмәдҗанов “Аеклык ноктасы” проектының ничек тормышка ашырылуы белән таныштырып үтте. “Мәрхәмәтлек үзәге” психологы Миләүшә Шәесламова балигъ булмаганнар арасында үз–үзләренә кул салуларга нәрсә этәргеч ясавы, аларны булдырмый калу өчен ни эшләргә кирәклеге турында сөйләде.

– Балаларны укыту һәм тәрбияләү – безнең бурыч. Хисап тоту өчен генә эшләү соралмый. Үз хезмәтеңне, балаларны яратырга кирәк. Моның өчен эшне үзеңнән башлау сорала, – диде Любовь Осина нәтиҗә ясап. – Безнең район уңышлы һәм тыныч санала. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International